Республика көне уңаеннан районда спорт чаралары үтәчәк

14 Сентябрь, 2017 - 10:26

Оештыручылар барлык райондашларны, кунакларны бу чараларда актив катнашырга чакыралар.

23 сентябрьдә „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы бассейнында ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында йөзү буенча шәхси беренчелеккә һәм команда ярышлары үтәчәк.

2 октябрьдә район мәдәният сараенда шахмат сөюче ир-егетләр һәм хатын-кызлар шахмат ярышларында шәхси беренчелеккә һәм команда ярышларында көч сынашачак.

9 октябрьдә район мәдәният сараенда шашкы буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә һәм команда ярышлары үтәчәк.

10 октябрьдә район мәдәният сараенда ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча команда ярышлары узачак.

Ярышларда катнашучыларны теркәү вакыты: 9.30—10.00 сәгатьләрдә.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.