13 Сентябрь, 2017 - 12:19

Тешләрнең иң куркыныч дошманнары— кариес, гингивит, пародонтит. Болар барысы да бактерияләр аркасында килеп чыккан инфекцион чирләр.
•Тешләрне бар кагыйдәләрне истә тотып, иртән тукланганнан соң һәм кичен йоклар алдыннан чистартыгыз.

•Тешләр өчен шифалы булырлык ризыклар белән тукланырга тырышыгыз.

•Шикәр тешләр өчен зыянлы (ул кариес һәм пародонтитның иң якын дусты), кислоталар да зыянлы (алары тешләрнең ныклыгы өчен җавап бирүче эмальне боза).

•Файдалы! Составында фтор һәм кальций булган азыкларны ашарга тырышыгыз. Диңгез балыгы, яшел чәй, эремчек, сыр, кунжут орлыгы, сөләйман балыгы, әчтерхан чикләвеге, миндаль чикләвеге, яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп, кинза) фасоль, соя, йөзем, күрәгә, финик һәм башка киптерелгән җимешләр.Кибеттән сатып алган сагыз түгел, ә табигать бүләк иткән сагызларны чәйнәгез. Алма, редис, кыяр әнә шуларга керә. Аларны чәйнәү тешләргә утырган куныктан котылырга ярдәм итәчәк.

•Кичен тешләр арасына кысылып калган ризыкларны алыр өчен махсус җеп белән кулланыгыз. Вакытында теш табибына барыгыз, хәзерге препаратлар һәм технологияләр дәвалау процессын һичбер авыртусыз башкарырга мөмкинлек бирә.

•Әгәр дә тешләрегез кыек булганыннан кыенсынасыз икән— юкка гына. Әгәр алар сау-сәламәт һәм тәрбияле икән, дефектны беркем дә сизмәс.

•Иң мөһиме — сулышыгыз саф булсын. Тешләр сау-сәламәт булсын өчен көн саен иртә белән алма ашарга һәм минераль су эчәргә кирәк. Әгәр бу ярдәм итми икән, стоматолог белән киңәшләшегез.

•Стоматологка ярты ел саен күренеп торырга онытмагыз.

•Теш щеткасын өч ай саен алыштырып тору мөһим, аның уртача катылыктагысын сайлагыз.

•Теш чистартуны музыка астында башкарсагыз, бигрәк күңелле булыр. Радионы кабызыгыз да, җыр тәмамланганчы теш чистартыгыз. Шул арада биеп басып торсагыз — гәфдәгез дә сылу булыр.

•Елмайган чагында кеше бәхетле була. Ә аны матур һәм сәләмат тешләр чын-чынлап бәхетле итә ала. Әгәр сезгә әлеге минутта күңелсез икән— елмаегыз! Ышаныгыз —тирә-як ямьләнеп киткән кебек булыр. Тешләрдә бераз дефект булуның гына беркемне дә бәхетле булудан мәхрүм иткәне юк әлегә.

•Ешрак елмаегыз, елмаю сезгә шундый килешә!