Сәламәт яшәү рәвешенә чакыра дини бәйрәм

13 Сентябрь, 2017 - 09:40

Корбан-гаете – мөселман дөньясының иң күркәм бәйрәме. Димәк, бәйрәмне үткәрү рәвеше дә файдалы һәм истәлектә калырга тиеш. “Ислам дине – ул яшәү рәвеше” – дигән фәһемле очрашу Яңа Ямурза авылында үтте.

Телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, динен белмәгән халык телсез, хәтерсез, надан халыктыр, дигєн гыйбарє бар. Шул исәптән Яңа Ямурза авылы мєчетендє этнографик музей ачу тантанасы үтте. Монда җыелган экспонатлар авылдашларның үткән тормыш юлын үзләрендә чагылдыра. Узган гасырларда авыл халкы үз куллары белән чигеп, тегеп, басып, күз нурларын чәчеп, караңгы төннәрдә керосин лампасы астында матурлык һәм кирәк- яракларын бар итєргә тырышкан. Әле күптән түгел магнитофон, радиоалгыч
кебек әйберләр бик кыйммәтлеләрдән иде. Ләкин ничә генә дистә еллар эчендә аларга да музей күргәзмәсендә генә урын калды. Өстәл күрке – самовар, бала бәпкетә торган бишек, фотосурәтләрне эшли торган махсус җиһаз һәм күп башка нәрсәләр бүгенге көнне кирәкле түгел инде. Музей экспозициясен туплауда күп тырышлык Зимфирә Хәмәтгали кызы Әхмєрова салды, єле ул бу музейның мөдире. Ул, авылда үткән яшьлеген сагынып, тарих мизгелләрен шигырь юлларына салган. Кичәге көн ўткєндє калды, шуңа музейга урын тик чоланда бирелде .
Үткәннәрне киләчәк белән кавыштыручы бүгенге көн – Аллаһы зурлаган бєйрємнєрнең берсе Корбан гаете. Һәр ел Корбан бәйрәме барча туганнарны һәм авылдашларны мәчеткә чакыра. Быел да корбанлыкка мөгезле 20 вак мал чалынды. Пешерелгән ашлар бик тәмле һәм күңелгә шифалы булды...

Быел Яңа Ямурза авылы нигезләнүенә 330 ел, “Фәрит” мәчете ачылуына 10 ел тулды. Авыл тарихын Фәрит Таһиров “Без туган яклар” дигән китабында туплап калдырган, ә аның бу дөньядан үтеүенә 25 ел булган. “Инсан” дигән сүз гарәп телендә “кеше” дигән сүз, ә этимологик тәрҗемәсе – “онытучан”. Киләчәк буыннар хәтерсезләрдән булмасын өчен тарих мирасын ничек тапшырып калдырырга соң? Җавап гади. Дини бәйрәмнәр – алар олылар өчен генә түгел, анда яшьләр алда булырга тиеш. Шушы авылда булган хәлләрне бүгенге технологиялєргє яраклаштырып, яшь буын вәкилләре Булат Сәлимгәрәев белән Элеонора Зарипова “Мәчетләр – Аллаһы йортлары”, “Мәчет ачу”дигән видеосюжетлар эшләп күрсәттеләр, фотокургәзмә әзерләделәр. Мәчеткә йөреп белем алган шәкертләр Коръән аятьләре, шигырьләр укыдылар. Марат Абдрахманов башкаруында Корбан-гаетенә багышланган җыр башкарды. Шулай ук монда “Геноцид коралы” дигән әхлаки чара да урынлы булды. Эчкелек белән тәмәке тарту бүген илебезне әфәткә итеп баралар. Бу наркотикларга каршы эш алып барырга кирәк, халкыбыз, бигрәк тә яшьләребез бу агуларның коллары булмасын өчен. Башкортостан мөселман хатын-кызлары тарафыннан бу табада профилактик аңлату эш бара: буклетлар, бюллетеннар, китаплар чыга. Аек тормыш рәвешенең матурлыгын күрсәтеп, һәр кешегә үз урынын табарга ярдәм итәргә кирәклеге турында сүз барды.
Дин белү бәйгесендә катнашып ин яхшылар бүләкләргә лаек булдылар. Ә инде истәлек өчен һәр кунакка мәчет сүрәтләнгән догалык тапшырылды.

РФ президенты кырында Башкортстан вєкиле Артур Альберт улы Шәйнуров үзенең чыгышында: “Корбан-гаете – якшылык, мәхәббәт, бердәмлек бәйрәме белән якташларымны котлыйм, - диде. - Фәрит Таһир улы минем өчен гадел һәм намуслы, чын укытучы булып якты истәлектә калды. Аның кырында гел яхшы кешеләр, бигрәк тә яшьләр җыела иде, акыллы сүзләре безгә туры тормыш юлына басарга ярдәм итте. Аның гүзәл сыйфатлары балаларына, оныкларына да күчкән: туган йортларын мәчеткә бирергә дигән кыю карар чыгаралар алар. Монсы бик хәерле. Мондый чаралар Корбан гаетендә генә түгел, ешрак узсын, туганлык, дуслык җепләре өзелмәсен”, - дип тамамлады танылган кунак.

Һәр мөселманның иң бөек максаты – Аллаһы ризалыгына ирешү. “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Камилє Халикова күркәм бәйрәм белән котлады, дини мәҗлесләрнең ихласлыгы һәм рухи матурлыгы турында әйтте. Намаз иясе, зирәк ханым, Мөнәвәрә Сәлимгәрәева үзенең ихлас шигырләре белән изге теләк теләде. Мөнәҗәт әйтүче “Ихлас”төркеме башкаруында “Исме агзәм” догасы укылды. “Алга карасаң да юк, артка карасаң да – юк” дигән видеосюжетны тәмамлап имам Фәнис Мөхәмәтдин улы мәрхүмнәргә дога кылды. Аллаһы Тәгалә Ислам динен җиңеллек өчен бирдем, ди. Бу бәйрәм динебезнең бөеклеген күрсәтте, ислам кануннарын үтәп яшәргә теләк тудырды. Күмәк укылган намазларның, бергә әйтелән тәкбирләрләрнең әҗер-савапларына ирешәргә язсын, иншаллаһ. Иң изге теләкләребез кабул булсын!
Гөлнара РӘХМӘТИЕВА.