Богдан авылы — мәскәүлеләр өчен дә кадерле

12 Сентябрь, 2017 - 15:57

Узган атнада Богдан авылында үткән „Саумысыз, авылдашлар!”, „Шәҗәрә” бәйрәме туган нигезнең, газиз җирнең никадәр кадерле һәм күңелгә якын булуын ачык чагылдырды. Төрле тарафларга сибелгән халыкны туган якка тарту көче бер мәйданга туплады. Күзгә күренмәс туганлык, кардәшлек җепләре Богданга хәтта Мәскәүдән кунакларны кайтарды.

Богдан мәктәбенең тарих укытучысы Миләүшә Нәбиева авыл тарихы белән күптәннән кызыксына. Укучылар белән авыл язмышына бәйле эзләнү эшләре алып бара. Билгеле шәхесләре турында мәгълүматлар туплый. Богданлы Гани Гафаров Бөек Ватан сугышы елларында данлыклы 112нче башкорт кавалерия девизиясе эскадрон командиры була. Мөгаллимә аның хакында да белешмәләр җыя башлый. Гани Гафаровның улы барлыгын белә, әмма аның белән элемтә булдыра алмый. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр.Свердловск тарафларындагы бер танышы, Мәскәүдә яшәгән бер кешенең Богдан авылы белән кызыксынуы хакында әйтә һәм аның телефон номерын бирә. Шалтыраткач, бу Гани Гафаровның улы Григорий (татарлар арасында Гришат дип йөртәләр) була. Ул Мәскәү шәһәрендә яши, өлкән яшьтә. 2012нчы елдан алып Миләүшә Мәүдәт кызы аның белән аралаша, Григорий Гани улының да үзенең тамырлары, нәселе хакында мәгълүмат туплавы ачыклана.Әтисе турында китап язганы билгеле була. Әтисенең туган авылы — Богданга кайтып, авылдашлары белән аралашырга теләге булуын белдерә. 2013 елда Богдан мәктәбе нигезләнүгә 115 ел тулу уңаеннан үткән чарага аны чакырып карыйлар, әмма ул вакытта кайта алмый.

Быел сентябрь аенда „Саумысыз, авылдашлар!”, „Шәҗәрә” бәйрәмен оештырабыз дигән хәбәрне Григорий Гафаров хуплап каршылаган. Әлеге чараларны үткәрүне материаль яктан хәтта үз өстенә алган. Бу эшкә ул җитди караган, ныклы әзерлек белән кайткан. Чара алдыннан, июль аенда Богдан авылына Мәскәүдән журналист Наталья Родионова килгән. Наталья Владимировна авылның өлкән кешеләре белән аралашып, бай мәгълүмат туплаган. Авылда мәчетләрнең нигезләрендә булган (изге йортларның саны биредә элек 5-6 булган). Григорий Гафаров үзенең шәҗәрәсен төзегәндә журналистның эзләнүләренә бәйле мәгълүматларга таянган дә инде.

Бәйрәмгә Мәскәүдән 11 кеше килде. Көн койма яңгырлы булуына карамастан, хөрмәтле кунакларны авыл башында ипи-тоз белән каршыладылар. Мәктәп укучылары аларны шигъри юллар укып сәламләде.

Чара авыл мәдәният йортында үтте. Авылдашлары, ерак араларны якынайтып кайткан кунаклар алдында Богдан авыл биләмәсе башлыгы Флария Солтанова чыгыш ясады. Флария Мәгърүф кызы бу бәйрәмне оештыруга матди ярдәм күрсәткән Григорий Гафаровка, аның улы Геннадийга рәхмәт сүзләре юллады. Туганлыкның кадерен белгән, авылны сагынып кайтканнар өчен ишекләр һәрвакыт ачык булуын әйтте. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев богданлыларның тырыш, уңган булуын билгеләде, киләчәктә дә алган курстан читкә тайпылмый, бердәм эшләргә өндәде. Илгиз Әхвәс улы бу бәйрәмне оештыруда ярдәм кулы сузган Григорий һәм аның улы Геннадий Гафаровларга район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. „Россия” җәмгыяте директоры Фидәрис Гарипов та биредә яшәгән халыкның бердәмлеге, уңганлыгы көнкүрештә чагылуын әйтте. Авылның булдыклы эшчәннәрен мактап телгә алып, урак барышы белән таныштырды. Җәмгыятьнең һәрвакыт алдынгы урыннарда баруы механизаторларның, савучыларның, терлекчеләрнең көндәлек хезмәтенә бәйле булуын билгеләде.

Авыл тарихына бәйле кызыклы вакыйгалар, мәгълүматлар күп яңгырады. Тарих укытучысы Миләүшә Нәбиева, Мәскәү кунаклары Григогий һәм аның улы Геннадий Гафаровлар, Нурислам Ситдыйковлар авыл хакында, Богдан авылында туып-үскән әтиләре Гани Гафаров турында күп белешмәләр туплаганнар. Григорий Гани улы бик зур шәҗәрә ( ул 20 метрлык кәгазь рулон) төзегән. Шәҗәрә үз эченә бер меңнән артык кешене сыйдырган. Нәсел агачы 1653 елларга барып тоташа. „Бу юнәлештә бер еллык эшебез калды, төгәлләгәннән соң, икенче елга тагын кайтырбыз, дип өметләнебез,”— диде алар.

Мәскәү кунаклары авылдашларына бихисап бүләкләр таратты, үзенең
китаплары бүләк итте, авыл тарихы белән кызыксынган, бу юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре алып барган укучыларга һәм укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук бу чарага үз шәҗәрәләрен төзеп алып килгән Хәйрисламовлар, Мөҗиповлар, Гыйләҗевлар нәселләре дә рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бик күп нәселләр үзләренең шәҗәрәләрен электрон вариантта Мәскәүгә җибәреп, Григорий Гафаров аларны махсус бланкаларга бастырып, һәр нәселгә аларны истәлек итеп таратты. Миләүшә Нәбиева туган якның истәлеге булсын диеп, Мәскәү кунакларына түбәтәйләр бүләк итте.

Григорий Гафаров бу чараны үткәрү өчен өч корбанлык суйдырдырган. Бәйрәмгә килүчеләр корбан ашыннан авыз итте. Коръән укылды.Болардан тыш Григорий Гани улы авыл яшьләренә 15 пар чаңгы, спорт җиһазлары, баскетбол боҗралары бүләк иткән. Уфадан килгән артистларның чыгышы күтәренке күңелләрне тагын да дәртләндерде. Искәндәр Газизов, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Гөлназ Фәхретдинова, Айрат Галиевлар чыгышын богданлылар алкышларга күмде.

Бу көн шулкадар җылы аралашу мохитендә үтте. Туганнар очрашты, аралашты. Укучыларның, авылдашларның чыгышы, җыр-моң күңелләрне рухи яктан баетты, үстерде. Район мәдәният сараеның „Җидегән чишмә” фольклор ансамбленең „Кияү мунчасы” күренешеннән өзекне тамашачылар яратып карадылар. Бу көнне Богданга Пермь өлкәсеннән 35 кешедән торган туристик төркем дә килгән иде. Алар да мондый очрашуның никадәр фәһемле һәм кирәк булуын билгеләделәр.

Григорий Гафаров әтисенең туган авылында булуы белән чиксез канагать калды. „Әтием йөргән сукмаклардан атлавым, авылдашларым белән очрашуым белән бәхетлемен. Күптәнге хыялым тормышка ашты. Улым Геннадийга зур әтисенең туган авылын күрсәтә алдым. Икенче елга очрашырга язса, Богдан авылында төрле сугышларда катнашкан яугирләр истәлегенә һәйкәл салдыру ниятем бар,”— диде ул.

Богданның Григорий Гафаров сыман туган җанлы уллары күп. Алар Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка кадәр сузылган. Алар ел саен туган авылын сагынып кайта, авылдашлары белән элемтәне өзми. Бу юлы да күркәм чара үткәрүгә этәргеч биргән, ярдәм күрсәткән Григорий Гафаровка богданлылар чиксез рәхмәтле. Мәскәүдә дә Богданны онытмыйлар, аны зурлап, данлап яшиләр, димәк.
Рифина НИГАМӘЕВА.