КАРАКЛЫК ЫСУЛЛАРЫ ҮЗГӘРӘ, АЛДАКЧЫЛАР АРТА...

12 Сентябрь, 2017 - 15:36

Караклар гадәттә корбан итеп пенсионерларны, инвалидларны, балаларны сайлый. Әмма урта яшьтәге кешеләргә дә тынычланырга ярамыйдыр. Чөнки заман караклары ышанырга әзер генә торган кешеләрне алдап акча алуның нинди генә юлын сайламый да, җиңел ысул белән баю максатында нинди генә кыяфәткә керми?! Ярдәм итәргә әзер, артык изге күңелле „шәфкать туташлары”, „кредит рәсмиләштерүчеләр”, „социаль хезмәткәрләр”, „бозым кайтаручылар”, „язмыш юраучылар” ишегегезне какса, кәрәзле телефон аша элемтәгә керсә, сак булыгыз!

Караклыкка юл кую корбаннарның игътибарсызлыгына бәйле. Кешене алдап акча алучылар — яхшы психологлар, оста сөйләшеп ышандыра беләләр. Шуңа да әби һәм бабайлар, балалар бик күп очракта аларның корбанына әверелә. Караклар пособие яки социаль түләүләр өчен документлар, ташламалы хакка юл йөрү билетлары рәсмиләштерәбез дип, арзан продукция тәкъдим иткән булып фатирларга, шәхси йортларга килеп керәләр. Пенсионерларны ышандырып, акчаларын алалар да... югалалар. Караклар төрле бәйрәмнәр алдыннан аеруча активлаша.

Өлкәннәргә „түләүсез” табиб ярдәме — кан басымы үлчәү, анализлар алу һәм башка хезмәтләр тәкъдим итүче караклар да еш очрый. Гадәттә алар башлангыч медицина белеменә ия, халат кигән, үзләре белән рецепт бланклары алган була. Алдан шалтыратып, билгеле медицина учреждениесе хезмәткәрләре итеп үзләрен танытырга, төрле социаль яки хәйрия программалары турында сөйләргә дә мөмкин. Вак караклар башка җинаятьчеләрдән үзләренең оста „артистлануы” белән аерылып тора. Алар корбаннарының ышанычын чынлап яулагач кына алдауга, акча алуга күчә.

Мондый җинаятьләрне кисәтү йөзеннән берничә тәкъдимгә игътибар итегез:

1.Үзегезне алдаудан саклагыз: каракларның яңадан-яңа схемалары белән танышып, кызыксынып барыгыз. Хокук яклау органнарының, массакүләм мәгълүмат чараларының кисәтүенә игътибарлы булыгыз.

2.Телефон буенча хокук яклау, радиостанция хезмәткәрләре, элемтә операторы булып сөйләшкән, башка таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматка шунда ук ышанып бармагыз. Туганнарыгызга, танышларыгызга шалтыратып белешегез. Шикләнүчән булып күренүдән куркмагыз.

3.”Банк хезмәткәрләреннән” банк картасы белән нәрсәдер эшләргә кушылган смс-хәбәрләр килсә, ашыгып алар кушканны үтәмәгез. Фамилиягезне, паспорт реквизитларын башка шәхси мәгълүматны әйтмәгез. Саннар җыеп яки буш смс-хәбәр белән җавап җибәрергә кушсалар да, үтәмәгез. Бу Интернет-банкның Сездән акча күчертергә командасы булырга мөмкин. Башта пластик картаның тискәре ягында язылган номерга шалтыратыгыз. Тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: банк хезмәткәре клиенттан беркайчан да ПИН-код әйтүне таләп итми.

4.Алтын әйбер, көнкүреш техникасы һәм башка товарларны арзан бәягә сатучыларга, аларны залогка калдыручыларга да ышанмагыз. Кыенсынмый, шунда ук туганнарыгызга, танышларыгызга шалтыратыгыз, күршеләрегезне, хәтта урамнан узып баручыларны чакырып, товарның чын хакын сорагыз. Бозым, күз тиюдән „дәвалаучылар” өегезгә керсә дә, нәкъ шулай башка кешеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе районда яшәүчеләрнең игътибарлы, сак булуларын һәм шикле кешеләр турында кичекмәстән полициягә хәбәр итүләрен сорый.

Илшат ХӘМӘТЯРОВ,
җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы,
полиция майоры.