Бурычыңны вакытында түлә

11 Сентябрь, 2017 - 12:06

Агымдагы елның 12 сентябреннән 20 сентябрьгә кадәр РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе тарафыннан „Бурычлы кеше” дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә.

Административ штрафларны вакытында түләмәгән кешеләргә карата катгый чаралар күрүгә кайтып кала ул. Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.25нче статьясына ярашлы, 48 кеше җаваплылыкка тарттырылды. Штрафларны вакытында түләмәгән гражданнарга карата мәҗбүри эшкә кушу һәм 1 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы кулланылды.
Штрафларны вакытында түләгез, штраф түләү өчен квитанцияләр кешенең яшәгән адресы буенча почта аша җибәрелә.

Әлфинә ФАЗЛЫЕВА,
административ законлылыкны үтәү юнәлеше өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты.