8 Сентябрь, 2017 - 16:01

160 г манный ярмасы, 250 мл катык (кефир),0,25 балкашык сода, 50 г ак май, 0,5 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1 уылган лимон кабыгы, 1 кап ванилле шикәр, 1 балкашык лимон суы.

Манный ярмасы белән катык (кефирны) бергә кушып болгатырга, сода өстәгез һәм 2 сәг. шул килеш калдырыгыз. Аннан акмай өстәп, әйбәтләп болгатыгыз. Шикәр комы белән ванилле шикәр, йомырка, лимонның суын һәм уылган кабыгын кушып, кабат болгатыгыз.
Табаны майлап, камырны салыгыз һәм 200 градускача кызган мичтә 20 минут пешерегез.