Биеклек яулаган галим

8 Сентябрь, 2017 - 15:26

„Бу бала математикадан шулкадәр зирәк, фәнне җыр итәргә тугандыр. Зирәкнең сәләтен үстерергә кирәк. Ә сез аны авылга алып кайтып китәргә исәп тотасыз. Шулай итеп бөек галимне югалтачакбыз бит. Табигатьтән төгәллек таланты бирелгән аңа. Хезмәт тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Талантлы математик буласы ул, их, аңламыйсыз бит,” — дип ялвара беренче укытучы Фидаиның документларын алырга килгән ата-анага.

Свердловск шәһәрендә башлангыч сыйныфларда белем алган укучы Бакиров откырлыгы буенча сыйныфташларыннан күпкә өстен булуын дәрес саен дәлилләгән булган. Элек Балтач тарафларына эвакуация буенча килеп төпләнгән гаиләләр була. Аларның балалары белән авылда, кече чагында, рус телендә аралашып Фидаи камилләшкән. Шуңа да шәһәр балаларыннан бер ягы белән дә аерылмый. Җиңел аралаша, фикерне төгәл җиткерә. Башлангыч сыйныфларда тиз арада булдыклы укучы итеп үзен таныта. Шулай абруй яулый. Ихлас мөгаллимәнең борчылуына карамый, күченергә уйлаган гаиләнең карары төгәл була. Гайфулла Ситдыйк улы Бакиров — данлыклы фронтовик һәрчак ниятен тормышка ашырып күнеккән. Гаилә туган ягына кайта. Кешене эчәсе суы, ашыйсы ризыгы йөртә, дип юкка әйтмиләр бит. Чит җирдә туганнарыңны күрер өчен зар-интизар булып йөргәнче үз җиреңдә дөнья көтүгә ни җитә? Район үзәгендә хезмәт юлларын дәвам итә Бакировлар. Әти кеше мәктәптә эшли башлый. Балаларына кече чактан хезмәт кадерен аңлатып үстерә. Биология укытучысы буларак, бакчада төрле агачлар үстерергә, аларны тәрбияләргә өйрәтә. Ата сүзе төгәл, аны бер әйтүдән аңлап эш итәләр. Укытучы балалары тәртипле булырга тиешлегенә кече чактан күнәләр. Аеруча өлкәннәре Фидаиның абруе зур була.

Алдынгы укучы туганнары өчен зур җаваплылык тоя. Аларга күз-колак була, әти-әни өчен беренче бала ышанычлы ярдәмчегә әйләнә. Аның һәр фикеренә сеңелесе һәм энеләре һәрчак игътибарлы. Әтисенең оста итеп гармун уйнавына сокланып, Фидаиның да өйрәнәсе килә. Алдына алган максатына һәрчак тугры кала ул. Пионерлар йортында музыка түгәрәгендә зур теләк белән шөгыльләнә башлый. Шулай Рәсих Муллагалиев җитәкчелегендә баянда өздереп уйнарга өйрәнә. Ә моңга гашыйк кеше җырламый булдыра аламы соң? Музыка коралында уйнап җырлавы соңрак көй иҗат итәргә дә әйди үзен. Төгәл фикер йөртүгә һәвәс бала янә бер түгәрәккә языла, анда ул шахматлар уены серләренә төшенә. Уенда ныклап камилләшә. Ярышларда һәрчак алдынгы урыннарны ала тынгысыз пионер. Тик яхшы билгеләргә өлгәшкән укучы төрле предметлар буенча олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башлый. 8нче сыйныфта математикадан район күләмендә җиңү яулагач үзен республикада көч сынарга алып баралар. Олимпиада Ленин орденлы Уфа авиация институтында үтә. Шулчак бу бина ишекләрен ачып кергән авыл малае киләчәктә бар булмышын биредә фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә багышлаячагын күз алдына да китермәгәндер. Иң тәүдә Свердловск шәһәренә политехник институтында укырга ният иткән егет бу көннән бирегә укырга киләчәген анык күз алдына китерә. Иллә мәгәр бераздан мәктәпне тәмамлап, укучы Бакиров нәкъ бу уку йортына документларын тапшыра. Ул чакта югары уку йортына керү өчен биш төрле имтихан тапшырырга туры килә. Физика, химия, чит телләрдән яхшы билгеләр ала.

Математикадан язма эш һәм телдән сынау тоту бу фәнне биш бармагы кебек белгән укучыга ансатка туры килә. Нәтиҗәдә конкурстан үтү өчен тиешлесеннән биш баллга югарыракны җыя ул. Укуга булган сәләте студент елларында да ачыклана. Югары уку йортында тик яхшы билгеләргә өлгәшеп, халык сүзенчә, „кызыл диплом” ала. Алдынгы студентның үҗәтлеген галимнәр билгели һәм Серго Орджоникидзе исемендәге Уфа авиация институтының фәнни-эзләнү секторына инженер вазифасында аңа үзен сынарга тәкъдим итәләр. Тугыз айдан Бакиров биредә өлкән әйдәүче инженер, бераздан кафедрада ассистент итеп үрләтелә. Белемен гамәлдә кулланган белгечкә аспирантурага укырга керергә тәкъдим була.

Шул ук вакытта авиация двигательләре теориясе кафедрасының кече фәнни хезмәткәре булып көч сала. Укуын төгәлләү белән эчке яну двигательләре кафедрасы ассистенты, бераздан өлкән преподаватель, доцент вазифаларын тиешенчә үти. Шулай ук авиация двигательләре теориясе кафедрасында доцент булып уңышлы эшләгән галимне УАИның кичке һәм читтән торып уку буенча проректоры итеп тәгаенлиләр. Җаваплы вазифаны тиешенчә башкарган галимгә УАИда уку буенча проректор вазифасын ышанып йөклиләр. Югары уку йорты Уфа дәүләт авиация техник университетына үзгәртелгәннән соң бүгенгә кадәр Фидаи Гайфулла улы профессор буларак, авиация һәм ракета двигательләре теориясе кафедрасын җитәкли. Әйтүе генә ансат, фәнне тирәнтен өйрәнүгә биш дистә елга якын гомерен багышлаган шәхес ул. Бу югары уку йортында һөнәр алып чыккан инженерлар халыкара хезмәт базарында үзләрен югары квалификацияле белгеч итеп танытканнары киң билгеле мәгълүмат. Техник белем, гомумән, ансат түгеллеге инде күптән танылган чынбарлык. Статистик мәгълүматлар буенча ук двигательләр факультеты югары уку йортының иң катлаулысы булып санала. Биредә эшләүче техник фәннәре докторы, профессор Бакиров студентлары белән үзен бер баскычка куеп аралашуы яшьләрне хәтта шаккатыруы мәгълүм.

Имтиханнарда ни өчен аларның белем дәрәҗәсен теге яки бу билгегә бәһалавын тартынмый җентекләп аңлатучы галимнәр бармак белән санарлык буладыр ул, миңа калса. Якташыбыз инициативасы белән ул проректор булып көч салган дәвердә югары уку йортының филиалы инженер кадрларын әзерләү өчен республиканың көньягында, Ишембай шәһәрендә ачыла. Ә Кумертау филиалында исә бу мәлне өстәмә уку корпуслары төзелә. Шул вакытта Фидаи Бакиров тынгысызлыгына бәйле Мәскәүдә Халык хуҗалык казанышлары күргәзмәсендә УАИның өлгәшкән нәтиҗәләре күрсәтелә. Янә бу чор туры килешү төзеп кадрларны махсус максатчан әзерләү системасы гамәлгә керү вакыты буларак билгеле.
Фидаи Гайфулла улы республикада югары белемле энергетиклар кадрларын әзерләү системасын чынбарлык итүдә тоемлы өлеш керткән шәхес. Аның җитәкчелегендәге кафедра 2000нче елдан бирле республикада бу өлкәдә кадрлар кытлыгын исәпкә алып, теплоэнергетика инженерларын әзерләү эшен юнәлешле башлавы танылган факт. Бакиров инициативасы һәм аның җитәкчелегендә чирек гасыр дәвамында теплотехника инженерларын әзерләү системасы сафта. Бу Башкортстанның энергетика предприятиеләрен мөһим кадрлар белән тәэмин итәргә булышкан. Нәтиҗәдә республиканың ТЭЦларында теплотехника инженер кадрларының яртысы Бакиров җитәкләгән кафедрасында белем алуы билгеле. Инженерлар тиешле вакыт үтү белән бу өлкәдә белемнәрен камилләштерә алсын өчен УДАТУ базасында 15 ел дәвамында һөнәрнең нечкәлекләрен тирәнтен өйрәтү системасы булдырылган. Биредә урта белемле һәм югары, әмма махсус белемгә ия булмаган белгечләр өчен һөнәри өйрәнү курслары яхшы күрсәткечләргә ирешеп хәрәкәт итә. Бу эш ырамлы барсын өчен Фидаи Бакиров тарафыннан махсус уку планы, гомум һөнәри белем бирү программаларының база документлары әзерләнгән, бу өлкәдәге төрле юнәлешләрнең уку-методик комплексы булдырылган.

Биредә йөзәрләгән белгечләр һөнәрдә камилләшкән. Галимнең ачышлары гамәли уңай нәтиҗәләр бирүе аеруча күркәм күренеш. Энергия саклау мәсьәләсенә һәм республика предприятиеләрендә энергияне файдалы куллануга бәйле Бакиров җитәкчелегендә хуҗалык килешү буенча фәнни- тикшерү эшләре тормышка ашырылган. 218 фәнни хезмәте, 151 фәнни- методик эше, 3 монография, 4 уку әсбабы, 7 авторлык таныклыгы һәм патенты, халыкара, бөтенрусия фәнни конференцияләрендә басылган 52 докладлары һәм мәкаләләре галимнең югары мөмкинлекләренең тормышка ашырылуын ачык дәлилли. Якташыбыз бүген дә докторлык диссертация Советының галим секретаре, Русия Федерациясенең хәрби фәннәр Академиясенең Башкортстан региональ бүлеге техник секциясенең җитәкчесе, югары уку йортларара фәнни җыентыкның редакцион коллегиясе әгъзасы, Халыкара һәм Русия конференцияләренең оештыру һәм программа комитеты әгъзасы, лабораториядә фәнни җитәкче, энергетика өлкәсендә РФ фәне һәм Мәгариф министрлыгының Урал региональ бүлегенең уку-методик берләшмәсенең „Теплотехника” өлкәсендә Уку-методик комиссиясе әгъзасы буларак күп көч сала. Күңеленә хуш килгән шөгылен тапканга күрә һич зарланып өйрәнмәгән галим. Уку йортында абруй казанган профессор илгә югары белемле белгечләр әзерләгәне һәм фәнни ачышлары өчен „ Хезмәт фидакарьлеге өчен” медале, „ Эштә күренекле уңышларга ирешкәне өчен”, „СССР уйлап табучысы” дигән күкрәк билгеләренә ия. Аның шәхси архивында СССР ВДНХның алтын медале, янә СССР һәм Русия Федерациясенең космонавтика Федерациясенең 4 медале бар.

Фидаи Гайфулла улы Русия Федерациясе хәрби фәннәр Академиясенең әгъзасына „Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” һәм „Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре” дигән Мактаулы исемнәр бирелгән. Галим илгә гамәли файда китергән ачышлар ясавы белән танылу алган. Һөнәрен яратканга күрә шундый югары дәрәҗәләргә ирешкәндер дип әйтү һич арттыру булмас. Фронтовик әтисе Гайфулла Ситдыйк улы таләпчәнлеге булачак фән әһеленә яхшы чирканчык биргәндер. Югыйсә гаиләдәге беренче бала кече чактан ук эштә уңай нәтиҗә булсын өчен бар көчен салып өйрәнгән. Гадел галим чиксез оештыру сәләтенә ия булуы да эзсез калмаган. Үз һөнәрләрен тирән белгәнгә күрә Иске Балтач мәктәбе укытучылары Мәснәви Камалов, Әхнәф Мазһаров һәм башкаларга җиде дистә ел гомер иткән укучы бүген дә рәхмәтле.
Аның юлын үз итеп инженер һөнәрен сайлаган уллары белән чиксез горур әти кеше. Оныклары яраткан һөнәрләрен сайласалар ялгышмаслар, дип үз үрнәгендә фаразлый галим. Дөньяви тәҗрибә туплаганнан соң очраткан талантлы шәхес, опера җырчысы, якташыбыз Зөлфирә Фәрхетдинова белән гаилә коруы, чын мәгънәсендә, аның бәхетен тулы иткән. Вакыт елларны саный биргән саен бер-берсенең йөрәк җылысын тоеп яши үз өлкәләрендә югары дәрәҗәгә ирешкән балтачлылар. Һәркайсы киләчәккә зур планнар алып көн итә. Моң алиһәсе, Мата сандугачы бүген үз тәҗрибәсен БДПУда студентларга белем биргәндә куллана. Кабатланмас классик әсәрләрдән тыш халык ядкәре — Салават Юлаев сүзләренә Александр Алябьев иҗат иткән җырларны яздыра. Аларны Бакировлар интернет челтәрләренә урнаштырган. Бу әсәрләрне һәркем башкара алмавы көн кебек ачык. Матурлыкка хезмәт итүчеләр һич матди максатларга табынып өйрәнмәгән. Алга куйган һөнәри камиллеккә юнәлтелгән максатларын тормышка ашырудан ямь табып яшәгән танылган шәхесләре белән балтачлылар урынлы горурлана ала. Иҗади башлангыч белән янулары, һичшиксез, үрнәк булырлык. Ә ирешкәннәрендә тукталу аларга бөтенләй хас түгел.
Рима ВӘЛИЕВА.