Ир-ат укытучы тәрбиясе

7 Сентябрь, 2017 - 16:06

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хатын-кызлар гына эшләгән очракта балалар тормышны бертөрле генә кабул итәчәк, дип белгечләр чаң суга. Ир-ат тәрбиясе иң тәүдә малайлар өчен мөһим. Тормыш кешегә сынаулар әзерли, аны үткәндә төрле мөнәсәбәтләргә, карашларга әзер булырга кирәк.

Иске Балтач урта мәктәбенең 2нче урта мәктәбе укытучысы Эльдар Галимҗанов белән аралашкач, бу фикерне хуп күрдем. 6 ел балаларга тарих фәне буенча белем бирә ул. Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлагач үз теләге белән армиягә барган егет тормыш кануннарын яхшы аңлый. Самара өлкәсендә һәм Таҗикстанда хезмәт итеп кайткан ул. „Нинди эшкә тотынсаң да аны тиешенчә яхшы итеп намус кушканча башкарырга кирәк”,— дип исәпли егет.

Үзе белем алган мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә. Тарих фәненә кызыксыну уяткан укытучысы Миләүшә Әхмәтҗанова бүген аның хезмәттәше. Эльдар Рәшит улы остазы кебек үк дәресләрдә тарихи материалны кызыклы итеп балаларга сөйли. Укучылары белән уртак тел табып эшли. 7нче „а”сыйныф җитәкчесе буларак ата-аналар белән тыгыз элемтәдә. Аларның битараф булмауларын, һәр башлангычта хуплау табуын зур уңышка тиңли егет. Уртак максат олысын-яшен берләштерә генә. Ә укытучы шәхес буларак балаларның сөюен яуласа — бу уңышның яртысы. Эльдар Галимҗанов шуңа омтылып эшли.

Яшь педагогның: „ Балаларга фәнне аңлату өстен, ләкин тәрбия мәсьәләсен күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Һәркемнең хокуклары һәм бурычлары, йөкләмәләре барлыгын кече яшьтән аңлату кирәк”, — дигән фикеренә һәркем кушылыр.
Рима ВӘЛИЕВА.