7 Сентябрь, 2017 - 15:50

Салат өчен 4 килограмм — ташкабак, 6-8 болгар борычы,1 килограмм суган, 350 грамм томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе алабыз.

Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз. Утка куеп кайнатып чыгарабыз, 10 минут кайнаганнан соң, озынча туралган болгар борычын салабыз. Тагын 10 минут чамасы кайнагач, салатка түгәрәкләп туралган суган кушабыз.

Барлык яшелчәләрне салып бетергәч, яхшылап бутыйбыз һәм тагын 10-15 минут кайнатып алабыз. Соңыннан аш серкәсе кушып, кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябабыз. Банкаларны бер тәүлеккә җылы әйберләр белән төреп куябыз