Тәүге олау —мул уңыш билгесе

7 Сентябрь, 2017 - 15:40

„Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”,— дип билгеле җырда басучылыкта көч салганнарга мәдхия җырлана. Тир түгеп үстергән игенне түкми-чәчми югалтуларсыз җыеп алу, аны эшкәртү тик хәстәрлекле хуҗа булдыра алган эш. Безнең игенчеләр нәкъ шундыйлар дип әйтергә хаклыбыз. Элек-электән бер матур традиция буенча беренче уңыш кызыл олау белән килгән. 2017нче елның уңышы тәүге олау белән алты машинада килүен район мәдәният сарае каршында балтачлылар дәррәү каршылады. Тантанада моңлы җырлар, басучылыкта эшләгәннәрнең тырышлыгын данлаган шигъри шәлкемнәр яңгыраганнан соң кунакларга 2017нче елгы уңышы икмәгеннән авыз иттерделәр.

Мөһим чараның әһәмиятен билгеләп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев : „ Авыл кешесе өчен тәүге олауны каршылау кабатланмас бәйрәм ул. Бу традиция онытылмас дигән өмет бар. Инде алты ел хуҗасыз торган икмәк кабул итү пунктын Ырынбур шәһәреннән „ А7Агро” агрохолдингы үз карамагына алды. 20 кешегә эш урыны барлыкка килде, тиешенчә салымнарны түлиләр, җирне эшкәртәләр булдыклы инвесторлар. Мондый матур чара белән һәркайсыгызны ихлас котлап, тырыш фикердәшләр белән эш уң булыр, дигән ышанычымны җиткерәм ”,— дип холдингның республикадагы „А7 Агро-РБ” компаниясенең башкарма директоры Николай Недорезковка сүз бирде. „ Безнең компания тарафыннан алынган сезнең икмәк кабул итү пункты республикада тәүге карлыгач булды. Пунктта кичә газ җибәрелде, киптергеч, складлар әзер. Кайсыларының түбәсен ремонтлыйбыз. Сентябрь азакларында тегермәнне сафка бастырырга исәплибез. Алда реконструкцияләүне күзаллыйбыз”, — дип эш ырамлы баруын телгә алды.

Тынгысыз хезмәткәрләргә багышланган җыр яңгыраганнан соң иген тулы машиналарны икмәк кабул итү пунктына озаттылар. Билгеле ки, урак чорында һәр мизгел алтын бәрабәрендә. Ырынбурдан килгән „А7 Агро” агрохолдингының генеральный директоры Алексей Комаровскихтан чара турында тәэссоратлары белән уртаклашуын үтендем. „Мондый күркәм чара мине яхшы яктан хәйран калдырды. Бу беренче тантаналы чара уңай эш башлауга тиң. Иген алу, эшкәртү белән шөгыльләнәчәкбез. Башкортстанда без тәүдә Балтач, аннан янә Зианчура, Куергазы районнарында эшчәнлекне башлап җибәрдек. Сездә быел 5000 гектар җирне эшкәртсәк, киләчәктә янә 5000 гектарны эшкәртергә исәплибез. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев эш асылын җентекләп белгәнгә күрә, аңлау, яклау табабыз, киңәшләре урынлы һәм кирәк”, — дип төгәл җавап бирде дәрәҗәле җитәкче.
Киңәшле эш таркалмас, дигән әйтем бар халыкта. Тик Монголиядә борын-борыннан „җир йокысына комачауламас өчен” аны эшкәртмиләр. Ә безнең төбәктә сөрелмәгән җирләрне күргән өлкәннәр хафага кала. Җиребез мул уңыш бирсен, ә инвесторлар белән хезмәттәшлек киләчәктә яңа эш урыннары булдырырга бер баскыч булсын, дигән теләкләр тормышка ашсын иде.
Рима ВӘЛИЕВА.