Финансист көне уңаеннан

7 Сентябрь, 2017 - 14:47

Хөрмәтле финанс өлкәсендә көч салучы райондашлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Һөнәрегезнең асылында ук төгәллек һәм җитдилек салынган. Бу өлкә белгече буларак даими тәртипне көн таләбе итеп кабул иткәнсез. Сезнең тырыш хезмәтегез эзсез калмый. Тырышып эшләүне сайлап, көч салган белгечләр соклануга һәм мактауга лаек. Бу бик җаваплы. Шуңа да һәр башлангычыгызның уңышлы нәтиҗәгә килүе мөһим. Финансист хезмәте гаделлеккә нигезләнә.
Һөнәри бәйрәмегез шатлыклы вакыйгаларга бай булып хәтердә калсын. Бәхет, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек һәммәгезгә дә юлдаш булсын.
Район Хакимияте башлыгы И.СУБУШЕВ.