Балаларда фәнгә кызыксыну уятып

7 Сентябрь, 2017 - 14:12

Эльмира Нуриева Нөркә урта мәктәбендә ике дистә елдан артык вакыт эчендә балаларга биология предметыннан белем бирә. Үз һөнәрен яратканга күрә укучыларда фәненә карата сөю тәрбияли ала ул. Заман мөгаллиме даими камилләшергә омтыла. Яңа мәгълүмат туплау өчен күп укый, кызыксына, үз алдына эшли. Эльмира Ильяс кызы тынгысыз кеше буларак укучыларына карата таләпчән. Бу, әлбәттә, нәтиҗәсез калмый. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда укучылары биология буенча лаеклы югары балларны җыя алуы күп сорауларга җавап була ала. Хәзер өч укучысы — медицина өлкәсендә, берсе ветеринария врачы белгечлеге буенча һөнәр үзләштерәләр. Һәркайсы мәктәптә төпле белем биргән Эльмира Ильяс кызына ихлас рәхмәтле. Укытучы өчен кичә белем биргән укучыларының чын йөрәктән әйткән рәхмәт сүзләре һәм хәл сорашып аралашуы иң кыйммәтле төшенчәләргә әйләнә. Кайчандыр укыткан мөгаллимәләргә үзе җылы мөнәсәбәтен җиткергән. Хәзер исә, вакыт үтү белән мондый эш саваплы икәнен яхшы аңлый...

Һөнәр сайлар чор җиткәч ике дә уйламый укытучы булырга ниятли Эльмира. Дөньяда биология фәне белән килешми бөтенләй мөмкин түгел, дип саный. Үзе белгәнне ник башкаларга аңлатмаска? Алдагы көнен хәстәрләгән хуҗабикәне күз алдына китерсәң, мәсәлән, мул уңыш алу өчен бик күп төрле табигать серләренә төшенү хәерле. Бу предметны тирәнтен белү гамәлдә һәркем өчен тик уңай нәтиҗә бирүе билгеле. Мисал өчен, Нөркә урта мәктәбе янындагы участок районда елның-елында алдынгылар рәтендә булуына тукталыйк. Белем гамәлдә яхшы уңыш алуга китерә. Бөре педагогия институтының биология һәм химия факультетында белем алганда киләчәктә балаларга табигатьнең кызыклы нечкәлекләрен аңлатырга исәпли. Хыялы тормышка аша. Укучылар белән теорияне гамәлдә кулланырга форсат тия. Аларны уртак максат берләштергәнгә күрә бакча эшләрен һәрчак бергә дәррәү башкаралар. Шулай 2008нче елда мәктәп яны участоктагы эшчәнлек республика күләмендәге конкурста диплом белән билгеләнде. Читтән торып үткәрелгән конкурска тиешле документларны юллап яхшы нәтиҗәгә ирешә нөркәлеләр. Эльмира Нуриева шәхсән үзе район күләмендә үткән „Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр исеменә кереп, лауреат исемен яулый. Форсат тисә дә бу юлы районны республика конкурсында күрсәтергә ашыкмый ул. Берничә ел элек „ Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” конкурсларында лаеклы чыгыш ясый. Баксаң, Нуриева конкурсларда югары дәрәҗәдә үзен күрсәтә һәм уңай нәтиҗәләргә ирешә алган оста укытучылардан. Мәктәптә янә химия, география дәресләрен укыта башлавы аңа җаваплылык өсти.

Гомер үткәч, туган җирдән торган җир яхшы булуын аңлыйсың, диләр. Югары уку йортын тәмамлагач Эльмира Ильяс кызына нибары бер ел гына туган Борай районында көч салырга насыйп була. Егерме бер ел элек Нөркә авылына килен булып төшә ул. Хезмәт юлы шул мизгелдән Балтач төбәгенә бәйле. Тормыш иптәше Радик Әлтәф улы белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкәннәре Линар Нефтекама нефть колледжы студенты. Кызлары Алия 8нче сыйныфны тәмамлаган. Эльмира Ильяс кызы тормыш иптәше ягыннан гел аңлау һәм хуплау тапканга күрә һөнәрендә уңай нәтиҗәгә ирешүен билгели. Гаиләдәге һәм хезмәт урыныңдагы ихлас мөнәсәбәтләр зур уңышларның нигезен хасыйл иткәнен бик сирәкләр аңлыйдыр. Укытучының яулыйсы үрләре алда әле, миңа калса. Булдыклы белгечкә янә конкурсларда актив катнашып, тәвәккәллек күрсәтергә телисе килә. Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, димәс иде халык, югыйсә.
Рима ВӘЛИЕВА.