Балтач флагы Европаның иң югары ноктасында җилферди

6 Сентябрь, 2017 - 13:49

Бүген безнең редакциядә кунакта Эльбрус тавына Балтач районы флагын урнаштырган егетләр — Булат Миндияров һәм Артур Сәләхетдинов. Егетләр кичә генә поезд белән Кавказдан кайтты. Булат Илшат улы һәм Артур Рәшит улы Европаның иң югары ноктасы, 5642 метр биеклектә районыбызның флагын урнаштырды.

Булат Миндияров һәм Артур Сәләхетдинов — Иске Балтач авылы егетләре. Алар яшьтәшләр, икесе дә Иске Балтач 2нче урта мәктәбен тәмамлаган. Алар мәктәптә уку алдынгылары булган. Булат мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Ул Казан федераль университетында юрист һөнәрен үзләштергән. Июль аенда гына хәрби бурычын үтәп кайткан. Уссурийск тарафларында һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Артур Сәләхетдинов быел Уфа нефть дәүләт университетын тәмамлаган. Егетләр студент елларыннан Эльбрус тавын яуларга хыялланалар. 2015 елдан килгән хыяллары быел тормышка ашты. Егетләр үзләренең кичерешләре, тәэссоратлары белән „Балтач таңнары” гәзитенең төркемдәшләренә дә теләп уртаклашты.

—Без үзебез актив тормыш яклы. Мәктәп елларыннан ук спорт белән шөгыльләндек. Моңа кадәр ике тапкыр Ирәмәл тавына күтәрелдек, Белорецк районында урнашкан Айгыр тавына мендек. Күп тапкырлар парашюттан сикердек, 42, 21 километр ераклыкка йөгерүдә көч сынаштык. Спорт, альпинизм белән шөгыльләнергә теләге булган, әмма моңа батырчылык итәргә базнат итмәгәннәргә без ярдәм кулы сузарга әзер.

Менә шушы кылыгыбыз белән Балтач яшьләренә вакытларын начарлыкка сарыф итмәсенннәр, сәламәт яшәү рәвешен алып барсыннар диясе килә. Хыялланыгыз. Хыяллар тырышканда тормышка аша. Аңардан баш тартмагыз. Камилләшегез. Үзегезнең күңелегезгә хуш килгән эшне, шөгыльне табыгыз. Булган энергиягезне яхшылыка юнәлтегез. Тауга менү җиңелдән булмады. Без бу тауга бер атна дәвамында күтәрелдек. Эльбрус тавында һава шартлары ярты сәгать саен үзгәрә, буран, җил. Егерме алты кешедән 17 кеше генә бу биеклеккә күтәрелә алды. Рюкзакта Балтач районы флагы булуы безгә тагын да җаваплылык өстәде, көч бирде. Изге ниятләр ярдәмендә шушы максатыбызга ирештек, —ди егетләр.
Рифина НИГАМӘЕВА.