Бәйрәмгә рәхим итегез!

6 Сентябрь, 2017 - 11:48

9 сентябрь көнне Богдан авылында „Саумысыз, авылдашлар!” һәм „Шәҗәрә” бәйрәме үткәрелә. Биредә туып-үсеп төрле тарафларда яшәгән якташларыбызны, кардәшләребезне бәйрәмдә көтеп калабыз. Кунаклар, авылдашларны зур тамаша кәтә. Балалар катнашлыгында зур концерт булачак. Бу чарага бик күп кунаклар, күренекле кешеләр кайтуы көтелә. Сезнең игьтибарга Гөлназ Фәхертдинова, Искәндәр Газизов, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Айрат Галиев катнашлыгында зур концерт программасы да тәкъдим ителә. Корбан ашыннан авыз итәрсез. Килегез, бәйрәмнән читтә калмагыз.
Башлана 11.00 сәгатьтә.
Оештыру комитеты.