Полиция хезмәткәрләре — мини-футбол җиңүчеләре, җәйге кубок ияләре

6 Сентябрь, 2017 - 11:03

Июль, август айларында төрле оешма, авыл биләмәләре хезмәткәрләре арасында район беренчелегенә мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Бәйгеләр ачык һава астында ике ай дәвамында барды. 4нче сентябрь көнне ярышларга йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.

Ярышларда 7 команда катнашты. Район Хакимияте, Иске Балтачның 1 һәм 2нче урта мәктәпләре,үзәк район дәваханәсе, „Үзәк” мәчет, Иске Янбай авыл биләмәләренең командалары көч сынашты.

Бәйге җиңүчеләрен тәбрикләргә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев килде. Мини-футбол буенча ярышларда полиция хезмәткәрләре җиңүче дип танылды. Икенче урында — район Хакимиятенең җыелма командасы. Иске Янбай авыл биләмәсенең командасы өченче урынга лаек булды.

Мини-футбол буенча беренче һәм икенче урыннар яулаган командалар арасында җәйге кубокка да футбол ярышлары оештырылды. Бу юлы да кубокка лаеклы икәннәрен кызу бәйгедә полиция хезмәткәрләре исбатлады. Полиция хезмәткәрләре район Хакимиятенең җыелма командасын 8:3 исәбе белән җиңде.

Район Хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты баш белгече Данис Шакиров әйтүенчә, мондый бәйгеләрне киләчәктә традициягә әверелдерергә ниятлиләр.