5 Сентябрь, 2017 - 15:26

Авылымның каеннарын
Бер кайтып күрер идем.
Балачагым елларында
Тагын бер йөрер идем.

Каеннарым каршылыйлар,
Чуклы шәлләр ябынып.
Алар минем ахирәтләр
Серем сөйлим зарыгып.

Өй алдында бөдрә каен
Аны мин якын күрәм.
Кайгымны, шатлыгымны да,
Бүлешәм каен белән.

Ихлас тыңлап тора мине
Ник җавабын аңламыйм.
Әллә сөйләшәсе килми
Әллә инде санламый.

Һәр ел саен каеныма
Оя кора сандугач.
Бәлки, мин кирәкмимдер дә
Җырчы сандугач булгач.
Хасим ГАЛИЯНОВ,
Зиләзекүл авылы