5 Сентябрь, 2017 - 15:01

Вакыт үтә-үтә яхшы күргән кешеләрнең күз мускуллары һәм башка тукымаларының сыгылмалылыгы кимүе сәбәпле якыннан күрүе начарлана. Тәү карашка, бу куркыныч кебек түгел, әмма ул кулбаш мускулларының агач сыман катуына, баш әйләнү, баш авыртуына сәбәпче булырга мөмкин. Ә бит якыннан начар күрүне бөтенләй булдырмаска мөмкин яисә аны киметеп була. Ярдәме тияр дигән дигән теләктән чыгып берничә күнегү тәкъдим итәбез.

Беренче күнегү. Киеренкелеге беткәнче һәр бармагыгызга берәр минут массаж ясагыз. Аеруча имән бармакка игътибар итегез.

Икенче күнегү. Беренче күнегүне кабатлагыз, тик аяк бармакларыгыз белән. Бу очракта дүртенче бармакка (баш бармактан алып санаганда) игътибар итегез.

Өченче күнегү.
50 секунд дәвамында имән бармак белән Рокю актив ноктасына (ул нәкъ уч уртасында урнашкан) басыгыз. Һәр кул өчен 3 тапкыр кабатлагыз.

Бу күнегүләрдә җәлеп ителгән нокталар да күз күренүенә бәйле, шуңа да аларны стимуллаштыру күзләрнең картаюын һәм күрүнең начараюын булдырмаска булыша.