Сабыйларыгыз тәмле телле булсын!

5 Сентябрь, 2017 - 14:49

Балаларның яман сүзләр әйтүе беребез өчен дә яңалык түгел. Хәзер инде бу күренеш түбән хәлле гаиләләрдән җитеш тормышта яшәүче гаиләләргә дә күчте. Урамда ишеткән сүгенү сүзләрен бала теләсә кайда кабатлый башлый. Чөнки бу сүзләргә яшьтәшләренең дә, олыларның да мөнәсәбәте төрле. Ә барлык гадәти булмаган нәрсә балаларның игътибарын үзенә тарта.

Ата-ана бала сүгенә башласа, күп уйлап тормый, җәза бирә. Ә чынлыкта исә кире тәэсир туа: сүз тыела, ә тыелган җимеш татлы була. Урамнан кергән әдәпсез сүзләр кабат урамга чыга, шулай итеп тоташ чылбыр барлыкка килә. Сүгенүгә каршы иң яхшы чара — бала белән күзгә-күз карап сөйләшү. Балага мондый ямьсез сүзләрнең башка кешеләрне кимсетүен һәм рухи авырулар китереп чыгаруын аңлатырга кирәк.

Англиядә әдәпсез сүзләр куллануны киметү буенча оптималь көрәш юлларын эзлиләр. Биредә эксперимент үткәргәннәр: укытучылар башлангыч сыйныф укучыларыннан үзләре белгән барлык сүгенү сүзләрен, оятсыз гыйбарәләрне сыйныф тактасына язарга кушалар. Ахырдан һәр сүз нинди мәгънә аңлатуын ачыклап, аларны да тактага язалар. Дөрес, укытучыларга әдәпсез сүзләрнең уңай мәгънәле анатомик һәм гомум кулланыштагы синонимнарын эзләп, җиде кат тир түгәргә туры килә. Әмма нәтиҗә бар көткән өметләрне аклый— балалар сүгенү сүзләрен бөтенләй диярлек кулланмый башлый. Аларның күбесе, сүгенү сүзләренең туры мәгънәсен ишеткәч, аптырап кала.

Көнбатыш галимнәрнең уңышлы тәҗрибәсен искә алып, безнең психологлар да үз балалары белән бу темага әңгәмә оештырып карыйлар. Һәм, күз алдына китерәсезме, искиткеч нәтиҗә. Балалар көндәлек сөйләмнәрендә әдәпсез сүзләрне кулланмый башлаудан тыш, оятсыз сүзләр кулланып сөйләшүче яшьтәшләренә дә кисәтү ясый башлыйлар.

Гаиләгезгә әдәпсез сүзләрне телдән ычкындыручы олылар юк, ә балагыз аларны еш куллана икән, һич тә борчылмагыз. Балагызга тыныч кына бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз. Әмма иң элек әлеге сөйләшүгә үзегез яхшылап әзерләнегез.