„Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен йомгаклап

5 Сентябрь, 2017 - 13:46

Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча төньяк районара Үзәге белән берлектә „Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе уздырылды. Ул 1нче июльдән 31нче августка кадәр дәвам итте.

Хәйрия акциясе арабызда мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләрнең булуын ачык чагылдырды. Акция барышында җыелган ярдәм мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләләргә, гомумән, тормышта катлаулы хәлләрдә калган гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә юнәлтелде.

„Землемер” җәмгыяте, Сәйтәк, Иске Тимкә, Тучыбай, Иске Балтач 2нче урта мәктәпләре, район үзәгенең „Кояшкай”, „Белоснежка” балалар бакчалары, „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы, „Романтик” яшүсмерләр клубы, яшьләр комитеты, район үзәк дәваханәсе, ветеринария станциясе, Нөркә, Көндәшле, Тучыбай, Көнтүгеш авыл биләмәләре, „Изге уй” үзәге, Халыкны социаль яклау бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, суд приставлары зур ярдәм күрсәттеләр.

Акция барышында җыелган гуманитар ярдәм адресатларына юнәлтелде: 160 балигъ булмаган бала тәрбияләнгән 52 гаилә ярдәм алды. Ярдәм кулы сузганнарның һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Светлана ГӘРӘЕВА,
социаль эш буенча белгеч.