Балалар белән юлга чыксаң

5 Сентябрь, 2017 - 12:24

Агымдагы елның июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде: 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәр булган балаларны машинаның арткы урыннарында махсус утыргычсыз йөртергә мөмкин. Мондый очракта саклык каешларын каптыру да җитә. Машинаның алгы урындыгында баланы бары тик махсус җайланма белән йөртү рөхсәт ителә.

Җиде яшькә кадәр балалар бары тик махсус җайланмада йөртелергә тиеш.Нинди урындыкта утыруга карамастан, автокреслоның булуы шарт. Өч почмаклы адаптерлар да үзләрен акламаган, бу прибор каеш тартылган очракта хәлне, киресенчә, катлауландыруы ачыкланган.

Унике яше тулган балалар алгы һәм арткы утыргычларда автокреслосыз йөри ала. Балалар креслосын сайлаганда игътибарлы булыгыз. Аларның төзелеше дә үзгәреш кичерә — алар баланың гәүдә авырлыгына туры килергә тиеш. Иң кечкенә пассажирлар өчен 0+ төркемендәге автобишекләр каралган. Аларда бала утырмый, ә яткан килеш бара. Монда бабаларның физиологик үзенчәлекләре дә исәпкә алынган. Мәсәлән, бер яшь ярымлык баланың башы авыррак. Автобишек умыртка баганасына, буыннарга көч килмәсен өчен эшләнелгән.

Өч-дүрт яшьлек балалар 1нче төркемгә (18 килограммга кадәр) караган автокреслоларга утырырга тиеш. Бу махсус җайланмада бары тик утырган килеш барырга мөмкин.
Икенче төркем актокреслоларда 7 яшькә кадәр, авырлыгы 25 килограммга кадәр балаларны йөртергә мөмкин. Бу җайланмаларда автомобильнең хәвефсезлек каешына каптырырга да була.

Өченче төркем — бустерлар, аның белән 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәр пассажирлар файдалана ала. Баланың гәүдә авырлыгы 22 килограммнан алып 36 килограммга кадәр булырга тиеш. Алар авария булган очракта автомобильнең хәвефсезлек каешы баланың муенына, аскы теш казнасына, корсак куышлыгына зыян килмәсен өчен саклаучы ролен үти.

Автокресло сатып алганда инструкциясенә игътибар итегез: ул аңлаешлы гади телдә язылырга тиеш. Каешның торышын карап алыгыз. Сыйфатлы креслоларда таләпләргә яралган ЕСЕ R 44/03 (R44/04) яки мөһим сертификациягә ярашлы РСТ билгесенең булуы шарт.

Балаларны юлда йөртү мәсьәләсенә җитди карагыз. Аларның сәламәтлеге сезнең кулыгызда. Юлларыгыз хәвефсез булсын.
Рада ЗАРИПОВА,
юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы.