Белем илегә әйдәп җиз кыңгырау чыңлады

4 Сентябрь, 2017 - 11:54

Быел Белем көнен 1нче сентябрьдә үткәрү белән бәйле төрле сораулар туды. Тик шулай да традиция бозылмады. Көзнең беренче көнендә укучылар гөлләмәләр тотып мәктәпкә барды. Быел безнең районда 24 белем учагында 2306 укучы парта артына утырды, шуларның 195е тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. 96 укучы унберенче сыйныфка барды. Укучыларга төпле белем, тәрбия бирү өстендә 296 укытучы көч салачак. Беренче сыйныф укучылары белем үрләренең тәүге баскычлары буйлап күтәрелсә, мәктәпне тәмамлаучылар өчен үтә дә җаваплы чор җитте.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә Белем көне тантаналы шартларда үтте. Илле сигез укучы беренче сыйныфка килде. Унберенчеләр саны — 33. Белем көне ихлас тәбрикләү сүзләренә, җылы теләкләргә бай булды. Иң тәүдә мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов чыгыш ясады. Мәктәп укучыларының уңышларын барлап, киләчәктә дә яхшы укырга өндәде.
Белем көнендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җылы теләкләрен юллады.
— Беренче сентябрь яхшы башлангычлар, ачышлар көне буларак кабул ителә. Тырышып укыгыз, яхшы билгеләр алыгыз. Унберенчеләр өчен иң җаваплы мәл җитте. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына кереп укуларны дәвам итәргә язсын. Бәйрәм көнендә укытучыларга тырыш хезмәтләре, сабырлыклары өчен рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыгыз укучыларның белем дәрәҗәсенә, рухи-әхлакый, иҗади, физик үсешенә бәйле. Яңа уку елы ачышларга бай, нәтиҗәле һәм уңышлы булсын, —диде ул.

Унберенче сыйныф укучылары исеменнән башкорт теле һәм әдәбияты буенча республика конкурсы җиңүчеләре исәбенә кергән Алия Сабирҗанова чыгыш ясады. Беренче сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән Зилә Ахтариева җылы теләкләрен юллады.

Бәйрәм көнендә беренче сыйныф укучыларының чыгышларын һәммәсе зур игътибар белән тыңлады. Тәүге кыңгырау шалтыравы, укучыларның чыгышы бәйрәмгә кабатланмас бизәк өстәде. Унберенчеләрнең беренче сыйныфка килгән балаларны җитәкләп дәрескә алып керүләре дә дулкынландыргыч булды.
***

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 57 укучы беренче сыйныфка керде. Башлангыч сыйныф укытучылары Флүзә Мөхлисова, Алсу Шәймөхәмәтова һәм Вәзирә Бәдретдиновалар җитәкчелегендә алар белем үрләрен яулаячак. Белем көне уңаеннан котлау сүзләрен мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов җиткерде. Ата-аналар исеменнән Лилия Гайфуллина чыгыш ясады. Беренчегә килгән балаларның шигырьләре, җырлары, тәү тапкыр кыңгырау чыңлавы, белем иленең ачкычын тапшыру мизгелләре бәйрәм кәефен тагын да арттырды.Изге теләкләргә, яхшы үгет-нәсихәтләргә чорналып үтте биредә Белем көне. Тырыш укучылар булып, белем иленнән ышанычлы адымнар белән атларга язсын балаларга