31 Август, 2017 - 14:35

Явыз бу картлык, өмет-шәфкатъ юк,
Кара җирләргә илтеп тә кертә.
Бу картлыкның бер ягы ярый:
Бөтен кешене бертигез „карый”.
Булсын ул бик бай, булсын ул түрә,
Ярлы, фәкыйрь булса да бертигез күрә,
Алтмыштан узгач картлык башлана,
Дөнья кирәкми, эш тәмамлана.
Җитмешкә кадәр барыбер эшли,
Бу картлыкка гына ул әле бирешми.
Җитмеш биштә ул аз эшли башлый,
Авыр эшләрне бөтенләй ташлый.
Сиксәнгә җиткәч, эшләми башлый
Барлык эшләрен кулыннан ташлый.
Ул чыга юлга өч таяк белән,
Тирә-юньгә карый, акрын алга бара
Алай да байтак юл ала.
Сиксән бишкә җиткәч бераз туктала,
Бераз ял иткәч, бераз юл ала.
Бара-бара юлдан адаша
Туксан яшенә җитеп маташа.
Туксанга җиткәч таягын ташлый
Караватыннан төшми дә башлый.
Ята да ята, торып бераз утыра,
Утыргач арып, яту ягын тизрәк карый.
Ашаганын түгәргә дә бармый башлый.
Бу картлыкның соңгы чарасы—
Сиксән белән туксан арасы.
Әнисә ФӘЙЗИХАНОВА.
Мата авылы.