Министрлыкның исеме үзгәртелде

31 Август, 2017 - 12:00

Республикада Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы итеп үзгәртелде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов шул хактагы Указга кул куйды.

Бу үзгәрешнең максаты — республикада гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру. Яңа министрлык турында Положение әзерләнәчәк. Ведомство структурасында яңа идарә булдырылачак.