31 Август, 2017 - 11:34

БӘРӘҢГЕ
Беренче карашка бәрәңге черемәгән икән— ашарга яраклы. Чынлыкта исә барсы да күпкә катлаулырак һәм җитдирәк. Бәрәңгедә кеше өчен зыянлы булган матдә агулы химикат соланин булырга мөмкин. Гади бәрәңгедә ул минималь күләмдә була һәм зыянлы түгел. Озак сакланган, яшелләнә, үрә башлаган бәрәңгедә (шулай ук баклажан, томат, борычта да) соланин күләме үсә. Бәрәңгенең дүрттән бер өлеше генә яшелләнгән булса, аны ашарга ярый, әмма шул урындагы кабагын калын итеп кисеп алырга кирәк. Ул яшелләнмәсен өчен караңгы урында сакларга кирәк.

ЙӨГЕРҮ ӨЧЕН КРОССОВКИЛАР

Гадәттә без аяк киеме искергәч, ертылгач кына яңасын алабыз. Ә менә йөгерү өчен тәгаенләнгән спорт аяк киеме уртача 500 километрдан соң үзенең амортизацияләү үзлеген югалта ткән. Димәк, буыннарга артык йөкләнеш төшә.

КӨЧӘНЕШ СТАБИЛИЗАТОРЛАРЫ ҺӘМ „СЕТЕВОЙ” ФИЛЬТРЛАР

Аларның теләсә ниндие билгеле бер йөкләнеш белән эшләр өчен проектлаштырылган һәм үзләре аша чикле күләмдә энергия үткәрергә сәләтле. Шуннан соң алар ватыла башлый. Шуңа күрә фильтр һәм стабилизаторларны яраклылык вакыты чыкканнан соң да куллану янгын белән тәмамланырга мөмкин.
Шулай ук теләсә кайсы фильтр билгеле бер күләмдәге ток үткәрергә исәпләнгән. Күрсәтелгәннән артыграк куллансаң, янгын чыгарга яки җайланма эреп төшәргә мөмкин.

>ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР
Кайберәүләр тәмләткечләрне еллар буена саклый. Аларның да яраклылык вакыты була. Гадәттә ике елдан артмый, ә тарттырылганнарның (молотый) 6 ай гына. Ярты елдан соң алар хуш исләрен һәм тәмнәрен югалталар. Бөтен килеш сакланган борыч, кориандр, дарчин кебек тәмләткечләргә өстенлек бирегез, аларны кирәк булганда үзегез дә изә, тарттыра аласыз.

ВОДОРОД ЭРЕМӘСЕ (ПЕРЕКИСЬ ВОДОРОДА)
Аны ачкач озак вакыт дәвамында кулланабыз. Ә ачканнан соң аның үзлекләре ике ай гына саклана ( караңгы урында, җылытмыйча сакласаң гына), соңыннан ул гади суга әверелә. Ачылмаганы караңгы һәм салкын урында бер ел тора ала.