Һәр трансформатор аның куллары аша үтә

31 Август, 2017 - 11:34

Денис Габдрахманов — районның „Сельэнерго” акционерлар җәмгыятендә трансформатор цехы мастеры. Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын электрификацияләү факультетын тәмамлаган егеткә электр лабораториясе дә йөкләнгән. Барлык профилактикалау, үлчәүләрне үзе һәм ярдәмчеләре башкара.

Денис Фоат улы кулы астында биш кеше эшли: слесарь, электрослесарь, эретеп ябыштыручылар. Эретеп ябыштыру цехы эше өчен дә Денис Габдрахманов җаваплы. Җәмгыятьтәге барлык металл конструкцияләр шушы цехта эшләнә.

—Яшь, белемле, тәртипле, эшен җиренә җиткереп башкара торган егет. Сәйтәк авылында туып-үскән. Җаваплылылыкны аңлап эш итә. Трансформатор, комплектлы трансформатор подстанцияләрен дә ремонтлый алар, — ди җәмгыять директоры Зәбир Сәрвәртдинов. – Иске трансформаторларны реконструкцияләп, объектны тиешле урынга илтеп урнаштыралар.

Яңа комплектлы трансформатор подстанциясен якынча 200 мең сумга сатып алганчы, цехта 30-40 мең сумга өр-яңа кебек итеп үзләре җыйган корылма җәмгыятькә икътисади яктан файдалы. Аннан да бигрәк, шушы подстанцияләрне ремонтлау һәм алыштыру исәбенә электр энергиясен куллануда югалтулар кими һәм электр белән тәэмин итүнең ышанычы арта.

—Белгечлеген дөрес сайлаган, хезмәттәшләре белән командада эшли белә. Йөкләнгәнне вакытына үтәү, кушылган эшне сүз тидермәслек итеп башкару сыйфатлары бизи Денис Фоат улын. Аның кебек белгечләр белән эшләргә була, — ди хезмәттәшләре һәм үзләре урнаштырган подстанцияләргә 2—3 ел дәвамында барып йөрергә булмасын өчен тырышабыз, диләр.

Җәмгыятьнең баш инженеры Рәшит Хисмәтов та Денис Габдрахманов һәм аның кулы астында эшләгән бригада турында мактау сүзләре генә әйтә:

—Эшләре үтә дә җаваплы егетләрнең: һәр кабул ителгән заявка буенча үлчәүләр үткәрәләр: электр приборларының изоляцияләрен яраклылыкка тикшерәләр. Кирәк очракта приборларны алыштыралар. Яңа төзелгән объектларга монтаж эшләнгәннән соң да нәкъ алар барып тикшерә һәм объектка электр энергиясе биргәннән соң гына ул эшкә кушыла. Яңа ел бәйрәме алдыннан үзәк чыршыны бизәү, урамнарга гирляндалар урнаштыру да алар иңендә. Район күләмендәге күп халык катнашлыгында үткән бер генә чарадан да читтә калмый алар.

Менә шундый уңганнары бар „Сельэнерго” җәмгыятенең.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Комментарии

Почему отчество не правильно?

Денис Фэрхэт улы!(Фоат тугел).