Барабызны кайгыртып, хәстәрләп яшәүче зур әнием

31 Август, 2017 - 11:00

Өлкәннәр яшьләргә кињәш бирергә, үгетләргә ярата. Кемгәдер бу охшап бетми, бәхәсләшүләр китә. Ике буын кешеләре арасында низаг чыгуына да күп сорама. Олы буын кешеләренењ зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуы бәхәссез. Шул рәвешле алар безнењ хакта хәстәрлек күргәнлеген онытмыйк. Үзебезнењ кырыслыгыбыз белән аларны рәнҗетмик. Минем зур әнием Фәүзинә Солтанова да безнењ хакта борчылып яши. Безне кайгыртып яшәүче якын кешебез булы белән без чиксез бәхетле.

Зур әнием Фүзинә Баутдин кызы 1938нчы елда дөньяга килә. Бихисап авырлыклар аша үтәргә туры килә. Сугыш чорында туган кеше буларак, һәр сынауны зур әниебез сабырлык белән үткәрә. Әтисе сугышта һәлак була. Тормыш иптәше— Тәүзих зур әтине, ике улын Илдус белән Илшатны югалта. Ачы кайгылар кичерсә дә, изге, йомшак күњелле булып кала. Аныњ 8 оныгы, 7 оныкачы бар. Аларныњ һәрберсе аны ярата, кадерле кешесе янына ашыга.
Зур әнием куллары башкарган эшләрне тау сыман өяргә мөмкин булса — ул тау болытка тияр иде. Әлеге көндә дә ул бар эшкә дә өлгер.

Зур әнием минем укудан кайтканымны һәрчак көтеп ала. Кайткач та аныњ хәлен белергә ашыгам. Өен һәрвакыт тәртиптә тота Тәрәз төбен матур гөлләр бизи, хәтта кыш көне дә алар шау чәчәккә күмелеп утыра. Ә инде ул пешергән ризыклар телењне йотарлык. Зур әниебез бервакытта да кул кушырып утырырга яратмый. Телевизор караганда да кулыннан бәйләме төшми. Оныкларына җылы оекбашлар бәйли. Җәйләрен бакчасында күз явын алырлык чәчәкләр үстерә.

Зур әниебезнењ әле булса ярдәмен тоеп яшибез. Без дә кулыбыздан килгәнчә булышырга тырышабыз. Җәй көннәрендә болында бергә көтү көткән күњелле чаклар әле дә сагындыра. Олы яшьтә булса да зур әнием мал-туарны бетерәсе килми, кәҗә, сарыклар булса да карый. Зур әни дип дәшер кешебез булу белән без чиксез бәхетлебез.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.