Корбан Гаете котлы булсын!

31 Август, 2017 - 10:17

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәнә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез булса иде!


Газиз мөселман кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар!

Иске Балтач ахунаты һәм шәхсән үз исемемнән мөбәрәк Гайдел-әдъхә-Корбан гаете бәйрәме белән барчагызны тәбрик итәм.

Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин, мөселманнар ел буе көтеп алган зур тантана, изге бәйрәм көне дә җитте. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә укыган намазларыбызны, кәләм-шәрифләребезне, догаларыбызны, чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган хаҗларыбызны кабул итсен.

Корбан гаете нигездә Ибраһим галәйһиссәләмгә барып тоташа. Аллаһы Тәгалә аларның иманнарын зур сынау белән сыный. Алар шул сынаудан уңышлы үтеп Аллаһы Тәгаләнең мактавына лаек булалар.
Ислам дине — мәрхәмәтлелек дине. Ибраһим галәйһиссәләм һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауның нигезе нәкъ менә шул мәгънәдә. Шуңа күрә без кешеләрне сугышлардан тыелырга, хаксыз кан коюдан сакланырга чакырабыз.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә ил-көннәргә хәерле иминлекләр бирсен. Тынычлык өчен көрәшүче юлбашчыларга уңышлар, сабырлыклар насыйп әйләсен. Ачлык-ялангачлыктан, бәла-казалардан, хәсрәтләрдән Раббым үзе сакласын. Бар галәмгә хәер-сәгадәт юлласын. Бәйрәм рухы һәркемнең күңелен йомшартып шатлык-сөенеч китерсен. Мохтаҗлар Аллаһының киң рәхмәтеннән, ярдәменнән мәхрүм калмасыннар!

Һәммәбезгә дә сәламәтлек, күңел түрләребезгә — ышаныч, йортларыбызга — мсуллык-бәрәкәт, әти-әниләргә — балалар шатлыгы, авыруларга — шифалар, яшьләргә хәерле никахлар насыйп итсен!

Тәүфиксызлыкта, динсезлектә йөргән кардәшләргә Аллаһы ярдәме белән хак юлны табарга язсын. Барчабызга да белгәннәребез белән изге гәмәлләр кылырга насыйп әйләсен. Әмин!

Корбан бәйрәмебез мөбәрәк булсын!

Олы хөрмәт белән,
Русия үзәк Диния Нәзарәтенең Балтач һәм Аскын районнары ахуны Рәфис МУЛЛАГӘТДӘР.

Иске Балтач авылындагы Үзәк мәчеттә, Батырша мәчетендә һәм Балтач районына кергән барлык авыллардагы мәчетләрдә бәйрәм намазы 8.00 сәгатьтә башлана.

Рәхим итегез.