Алманың шифасы күп

31 Август, 2017 - 09:54

Алманың ифрат файдалы булуы күптәннән билгеле. Витаминнар чыганагы булудан тыш, аны косметологиядә, халык медицинасында киң кулланалар.Тучыбай авылында үткәрелгән „Алма бәйрәме” бу җимешкә карата мәдхия җырыдай яңгырады. Бәйрәмнең төп герое — алма булды.

Бөре шәһәрендә күптәннән киң билгеләнеп килгән „Алма бәйрәме”н авылда үткәрү теләге тучыбайлыларда күптәннән туа. Чөнки Тучыбайда алма үстерүче оста хуҗалар, хуҗабикләр күп. Фәйзелхан Яхин, Рәмилә Шайбәкова, Илшат Нигамәев, Сәгыйт Нигамәев, Розалия Шәйхлиева, Венария Глимҗановаларның һәм башка бихисап уңганнарның бакчаларында алмагачлар үсә. Авыл китапханәчесе Нэля Гыймаева оештырган „Алма бәйрәме”ндә бу җимешкә бәйле кызыклы һәм фәһемле мәгълүматлар күп яңгырады. Баксак, Бөек Ньютонның тарту турындагы законы да алма өзелеп төшүгә бәйле икән. Бөек Рус язучысы Александр Пушкин, язучы Агата Кристи да әсәрләрен иҗат иткәндә шикәрдә чылатылган алма ашаганнар. Нэля Гыймаева „Алланып пеште алма” дигән күргәзмә дә оештырган. Чара барышында „Алманы макта”, „Алма хакында мәкальне дәвам ит” дигән кызыклы биремнәр, түгәрәк эчендә алма тәгәрәтү, алма белән бию кебек шаян уеннар оештырылды. Чарада Ильнара Гафурова, Ралина Гәрәева, Наил Дәүләтов, Азалия Зарипова, Руслан Гыймаевлар актив катнашты.

Бәйрәм ахырында балалар алмадан пешерелгән ризыклар белән күмәкләшеп чәй эчте. Киләчәктә ниятләре — барлык авыл халкы катнашлыгында „Алма бәйрәме”н үткәрү.
Рифина НИГАМӘЕВА.