Тормыш авыр, дибез...

30 Август, 2017 - 16:59

Тормыш авыр диеп, зарланабыз,
Кем күргән соњ мондый тормышны?
Тәмле ашыйбыз, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?
Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән, ни кирәк?
Автобусларны хәтта туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк.
Кер юмыйбыз, автоматка гына
Тапшырдык без шушы эшне дә,
Мультиварка, микроволновкалар
Эшләп тора һәрбер кешедә.
Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз.
Дөньялары бигрәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.
Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,
Начарландык хәзер үзебез,
Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез.
Шөкер итик әйдә булганына
Мал артыннан кумыйк, тын алыйк,
Элек кеше ничек яшәгән, диеп,
Бераз гына булса да уйланыйк.
Канәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр,
Булганына шөкер итә белеп
Тыныч кына яши белделәр
Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап йөрмәдек,
Бер киемне кидек ничә еллар
Зарланмадык, җырлап яшәдек.
Машина да кирәкмәде элек,
Җәяү йөрде, халык үлмәде,
Бүгенгедәй яхшы тормышны алар
Төшендә дә хәтта күрмәде.
Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәтта артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате...
Әнисә ФӘЙЗИХАНОВА.

Комментарии

Рәхмәт! Бик тә дөрес язылган!