„Җылылык чыганагы хезмәтендә өзеклекләр булмасын”!

30 Август, 2017 - 14:25

Шәхси йортларда яшәүчеләр арасында автомат газ котёлы, автомат газ су җылыткычы эшләп утырган җиреннән төрле сәбәпләр белән сүнеп, газ хезмәте эшчәннәрен чакыртырга туры килгән кешеләр күптер.

„Газпром газораспределение Уфа”ның Бөре шәһәрендәге филиалына караган Балтач комплекслы хезмәтенең авария-диспетчерлык хезмәтендә көч салган биш бригаданың берсендәге уңганнар — слесарь Ильдус Дильмиев һәм водитель Дәресхан Әсләмовлар турында бүген сүзебез.

Бүген „ГазСервис” җәмгыятенең „Бирскгаз” филиалы Балтач участогында 45 кеше эшли. Зур күләмдә эш башкара алар. Райондагы 557 километр озынлыктагы газүткәргечләрне, газны редукцияләүнең 87 пунктын, 330 задвижканы хезмәтләндерәләр. Районда абонентлар саны гына да 5700гә тиң.

—Болардан тыш 87 коммуналь-көнкүреш объектлары (монда мәктәп, балалар бакчалары, магазиннар, асфальт заводы һәм башкалар керә) исәпләнә. Авария-диспетчерлык хезмәтенә караган биш бригада эшчәннәре тәүлек әйләнәсенә кизү тора, — дип таныштырды безне участок начальнигы Әлфрит Нәбиев.

Тәҗрибәле эшчәннәр күп биредә. Ильдус Дильмиев белән Дәресхан Әсләмов бер семанада эшлиләр. Чакыру буенча урыннарга чыгалар. Һәр очракны җентекләр карап, килеп чыккан төзексезлекне вакытында хәл итәргә күнеккәннәр. Техник карау һәм техник хезмәт күрсәтү дә нәкъ алар иңендә. Халыкта кайгыртучан кешеләр, диләр андыйлар турында. Кайгыртучанлыклары һәм аңлап эш итүләре өчен күпләрнең рәхмәтленә лаек бу ир-егетләр. Чөнки халык арасында аңлату эшләре дә алып бара алар, инструктажлар үткәрәләр. Төтен юлыннан котёлга кошлар төшеп тә ярдәмгә чакырткан очраклар була аларны.

Аларны бер уй берләштерә:
—Җылылык чыганагы хезмәтендә өзеклекләр булмасын, моңа һичкайчан юл куелмасын! Хәвефсезлек кагыйдәләре һәрвакыт үтәлсен! — ди хезмәтләрен яракан һәм кешеләрне хөрмәт итә белгән уңганнар.

Узган кышта төрле төбәкләрдә, шул исәптән, Башкортстанда да, газ чыгып тору нәтиҗәсендә торак йортларда шартлау очраклары булгалады. Бу инде тагын да сак булуны сорый. Күңелсез нәтиҗәләр белән көрәшкәнче, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу җиңелрәк. Шуңа күрә газ ягулыгыннан файдаланучылар үзләре дә хәвефсезлек кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә белергә, үтәргә бурычлылар, ди алар.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.