Пешекчеләр белемнәрен арттырды

30 Август, 2017 - 11:44

Август ахырында район мәктәпләре, балалар бакчалары пешекчеләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән курслар оештырылды. Курслар 5 көн дәвам итте. 38 ашханә хезмәткәре 2 көн дәвамында лекция тыңлады, ике көн практик дәресләрдә белемнәрен камилләштерде, бишенче көнне имтихан тапшырды.

Балалар өчен ризык әзерләү — җитди эш. Бу эшкә берничек тә җиңел карарга ярамый. Пешекчеләрнең даими рәвештә мондый курсларда белемнәрен арттыруын хәстәрләү— киләчәк буын өчен борчылу дигән сүз. Ашханә пешекчеләре дә, башка һөнәр ияләре сыман ук, белемнәрен арттыра, үзләренә йөкләтелгәннәргә җаваплы карый.

Курслар „Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәп базасында үтте. Аларны БР җәмәгать туклануы укыту-курс комбинаты преподавателе Людмила Балыбердина алып барды. Людмила Гарриевна ике көнен лекция укуга багышлады. Продукцияләрнең сыйфаты, аларны саклау тәртибе, пешергәндә нинди таләпләр сакланырга тиешлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында сүз барды. Тәү карашка гади кенә тоелган ризыкларны пешерү өчен дә күпме осталык кирәк. Людмила Балыбердина ике көн пешекчеләргә төрле тәмлекәчләр пешергә, аларны өстәлгә ничек бирергә кирәклеген өйрәтте, бик күп файдалы киңәшләр бирде. Бавырдан паштет, мүк җиләгеннән кисәл, желе һәм башка бихисап ризыкларны әзерләү серләрен өйрәнделәр.

Имтиханны Людмила Гарриевна, район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, район мәгариф методисты Римма Сафина, технолог Алиса Арслановалар кабул итте. Пешекчеләр имтиханга балалар һәм җәмәгать туклануыннан берешәр ризык алып килеп, аны әзерләү серләре белән уртаклашты.
Курслар ахырында 5 кешегә — 3нче разряд, 6 кешегә — 4нче разряд, 7 кешегә—5нче разряд, 20 кешегә 6 разряд пешекче таныклыклары бирелде.