Ерактан үзенә тартып торыр „Мөнәвәрә чишмәсе”!

30 Август, 2017 - 11:36

Уразай авылының Кушчы елгасы буендагы „Мөнәвәрә чишмәсе” Экология елы чикләрендә яңа төс алды. Аны төзекләндерүгә республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов финанс ярдәме күрсәтте.

Салкын суы Кушчыга койган, әрәмәгә сыенып утырган чишмәне кадерләп саклый уразайлылар. Аның тарихын да яшь буынга өйрәтеп киләләр. Ә тарихы үзенчәлекле. Районнан Бөек Ватан сугышына алынган 50 хатын-кызның унысы Уразай авылыннан, шуларның берсе Мөнәвәрә Корбанова була. Корректировщик булып хезмәт иткән кыз дошман танкына граната ыргытып үз-үзен корбан итә... Аның истәлегенә авыл уртасындагы чишмәне „Мөнәвәрә чишмәсе” дип атый авылдашлары.

Уразай авылы караган Иске Янбай авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рәзиф Ахунов аңлатуынча, Шамил Госман улы Экология елында Балтач, Аскын, Тәтешле районнарында берәр чишмәне төзекләндерергә вәгъдә итә. Безнең райондагы тәкъдимнәр каралганнан соң „Мөнәвәрә чишмәсе”нә тукталалар.

Чишмәне төзекләндерүгә әзерлек эшләрен районның „Агропродукт” җәмгыяте ир-егетләре башкарды. Җәмгыять вәкиле Ренат Хәйруллин сөйли:

—Чишмә тирәсе мәйданына табигый таш түшәлде. Чишмәгә төшү урынына лемезит дип аталган табигый декоратив таш җәелде һәм ул бетонлы нигезгә ныгытылды. Чишмә тирәли электән эшләнгән 40 погон метр озынлыктагы профильдән эшләнгән киртә буяла башлады. Яңгыр ява башлагач буяу эше вакытлыча туктатылды. Көннәр ачылу белән дәвам итәчәкбез...

Чишмә янындагы мәйданга ял итү урыны өчен профильдән эшләнгән чатыр китереп урнаштырылды. Түбәсен — яшел калайдан, идәннәрен һәм эскәмиясен агачтан эшләгән газпромлылар.

Рәзиф Мөбәрәк улы әйтүенчә, элек авыл халкы чишмә суын эчкән. Хәзер авылда су челтәре үткәрелгән һәм күпләрнең эчәр суы өйдә краннан ага. Ә чишмә фәкать ял итү урыны буларак файдаланыла.

Авыл җирлеге хакимияте территориядәге өч чишмәнең (шуларның берсе „Мөнәвәрә чишмәсе”) суына бактериологик һәм химик анализлар үткәргән. Анализларның нәтиҗәләре буенча өч чишмәнең дә суы эчәргә яраклы дип табылган.

Яңартылып матур төс алган „Мөнәвәрә чишмәсе” ерактан үзенә чакырып, сусаганнарга саулык, көч өстәп аксын!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.