Кавын, карбыз сайлау серләре

29 Август, 2017 - 14:37

КАВЫН
—Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була.
— Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән.
—Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш.
— Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә.

„Колхозница” — зур булмаган түгәрәк кавын. Кавынның бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик өлгергәне дә хуш исе белән әллә ни мактана алмый. Мондый кавын безнең бакчаларда да рәхәтләнеп үсә ала.

„Торпеда” — озынча, шактый зур кавын. Тышы аксыл сары, челтәрләнеп тора. Эче бик баллы, сусыл һәм хуш исле. Ул тулысынча өлгергәч кенә өзелергә тиеш. Шуңа бик җентекләп сайларга кирәк.

„Канталупа” — сары кавын, тышы челтәрләнеп тора. Баллы, әмма бик сусыл түгел.

КАРБЫЗ
—Өлгергән карбыз җиңел була. Берничәсен кулга алып карагыз.
—Буй-буй сызыклары кискен аерылып торса, яхшы.
—Кабыгы тырнак белән кырылган карбызны алмагыз.
—Ике куллап кысып, колак янына китерегез: эчтә шыгырдаган тавыш килә икән, димәк, карбыз өлгергән.

Әстерхан карбызы — түгәрәк, зур, бик баллы һәм сусыл.
Краснодар карбызы— бик зур түгел, кабыгы куе яшел төстә, буй-буй сызыксыз. Бик баллы булмый.

Кытай һәм үзбәк карбызы — бик зур, озынчарак формада. Сусыл, әмма баллылыгы ягыннан әстерханныкыннан калыша.