Һәр дәресе — бүләк

29 Август, 2017 - 11:57

Җиргә алтын яфраклар коела. Алар тирә-юньгә сихрилек өсти. Табигатьтә көз хөкемлек иткән чорда мәктәп еллары искә төшә. Кайдадыр еракта калган вакытлар якты хатирәләргә чорналган. Гөлләмәләр тотып балалар мәктәпкә барган вакытлар юксындыра. Мин өченче курс студенты булсам да, Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә үткән еллар сагындыра.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Гөлфия Моратова күпләрнең яраткан мөгаллиме. Балаларга аң-белем бирү өчен үзен аямый. Ул бүлмәгә килеп керү белән, кояш балкыгандай була иде. Мөлаем йөзе, сабыр карашы сабыйларга төбәлгән. Тәү тапкыр ул безгә 6 сыйныфта белем бирә башлады. Унберенче сыйныфка кадәр башкорт теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып барды. Һәр дәресенә җентекләп әзерләнә. Балаларны мавыктыру өчен төрле алымнар куллана, уен, эзләнү формасын еш куллана. Әдәбият дәресләрендә әсәрләрне укып бетергәч, яңа, аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләргә яздыртуы, арытабан шул сүзләр белән бәйле җөмләләрне әсәрдән эзләтүе — отышлы алымнарның берсе иде. Бу эш укучыларга шулкадәр мавыктыргыч тоела иде. Өзекләрне тизрәк табу өчен әсәрне укыганда игътибарлы булырга тырыша идек.

Ул безгә башкорт телендә дөрес итеп сөйләшерә, телнең матурлыгын тоярга өйрәтте. Уңай геройларга карап сокландык, аларга охшарга тырыштык, начар образлардан гыйбрәт алдык. Һәр дәресен сагынып көтеп ала идем.
Гөлфия Хөсәен кызы укучыларның иҗади сәләтен үстерү максатында дәрестән тыш эшләргә зур игътибар бирде. Аның җитәкчелегендә конкурсларда, олимпиадаларда катнаштык. Иҗатка сөюне дә ул уятты. Һәр эшемне башлаганда аның ярдәмен тойдым. Һәр башлангычымны хуплап, акыллы киңәшләрен бирде. Олимпиадаларда катнашып уңышларга ирешүемдә мин үземнең укытучыма бурычлымын.
Ул безне югары үрләргә өндәмәсә, укучылары югары күрсәткечләргә ирешә алмас иде. Укытучыма рәхмәтем чиксез.

Әлеге вакытта ул башлангыч сыйныф укучыларын белем иленә әйди.Күптән түгел Гөлфия Хөсәен кызы үткәргән хезмәт дәресендә булырга туры килде.
Балаларны пластилин белән эшләргә өйрәтә иде. Ул әйберләр ясаттырмады, ә сүзләр төзәргә кушты. Беренче сыйныф укучылары өчен бу бигрәк тә файдалы.

Ул һәр баланы сабыр итеп тыңлый, хөрмәт белән карый, акыллы киңәшләрен бирә. Укучыларның уңышларына сөенә. Төрле холыклы, төрле карашлы укучыларның һәммәсенең күңеләнә юл таба белә. Авыр мизгелләрдә ул укучыларның ярдәмчесе, дөрес юл күрсәтүче, хаталарын төзәтүче.

...Мин дәрескә ашыгам. Юлымда коелган яфраклар. Алтын яфраклар укытучымның сукмагына да сибеләдер. Укучыларына зур өметләр баглагап яңа уку елын башлаган мөгаллимнең һәр укучысы яхшы укуы, тәртибе белән сөендерсә иде.
Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.