Кулыннан килмәгән бер эш тә юк

28 Август, 2017 - 14:32

Балачакта тормыш сынаулары аша үткән кешеләр көндәлек яшәештә авырлыкларны сабыр күтәрә. Асавка авылында яшәүче Фаина Шайнуровна нәкъ шундыйлардан. Нинди генә һөнәргә ия түгел ул. Ир-атлардай җигелеп эшләп, берүзе балалар үстереп, тормыш юлына чыгара. Хаклы ялда барысын хәстәрләп яшәүче әни, оныкларның яраткан зур әнисе ул.

Фаина Шайнуровна Тәтешле районының Уразгилде авылында дөньяга килгән. Балачагы үтә аянычлы. Кечкенә вакытында әнисе вафат була. Аны бертуган апасы тәрбияләп үстерә. 1965нче елда Асавка авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Фәрхиәхмәт белән дүрт балага гомер бүләк итәләр. Унсигез ел бергә яшәгәннән соң, тормыш иптәшен дә югалта. Ялгызы дүрт баланы аякка бастыра. Балалары кеше арасында ким-хур булмасын өчен, көне-төне колхозда эшли.

Фаина Шагиахметованы авылда хөрмәт итәләр. Аның даны тырыш ана буларак кына чикләнми. Кул остасы буларак та аның даны таралган. Тегүче, матур итеп бәйләүче ул . Туку станогында да эшли. Мич чыгаручы осталыгына да ия. Хатын-кыз түгел, бу ћөнәрне хәтта ир-атларның бик сирәге белә. Киез итекләр баса.

Егет кешегә җитмеш төрле ћөнәр аз, диләр. Фаина Шагиахметова үз үрәнегендә хатын-кызның төрле кәсепкә ия булуы комачауламаганлыгын исбат иткән. Әлеге вакытта Фаина Шайнуровна улы Анфис, килене Оксана, оныклары белән бергә гомер кичерә. Калган балалары төрле шәћәрләрдә, үзаллы көн күрәләр.
Күпләп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Килене Оксана сатучы, Анфис ветеринария хезмәткәре булып көч сала. Тынгы белмәс уңган кеше бүген дә балаларына ярдәмләшеп, хезмәтеннән ямь табып яши.
Миләүшә БУЛАТОВА,
„Ошмес” гәзите корреспонденты.