Магашлы-Алмантайга — 290 ел

25 Август, 2017 - 15:37

Безнең районда 18 мари авылы бар. Магашлы-Алмантай Түбән Сикияз авыл җирлегенә караган мари авылларның берсе. Ул гүзәл табигатьле урыннарның берсендә, Танып елгасына якын урнашкан. Күптән түгел биредә „Авыл бәйрәме” дигән күркәм чара үткәрелде. Чара Магашлы-Алмантай авылы нигезләнүгә 290 ел тулуга багышланды.

Магашлы-Алмантай авылына нигез 1727нче елда салына. Истәлекле вакыйга уңаеннан авыл халкы үз теләге белән бәйрәм үткәрергә карар итә. Чараны оештыруда „Ужара” фольклор ансамбле җитәкчесе Альфина Алексеева зур тырышлык сала.
Бәйрәм алдыннан авыл урамнарын тазарталар, тирә-юньне тәртипкә китерәләр, тау башында таштан „290” дигән сан язалар. Кечкенә авыл булса да биредә башлангыч мәктәп, фельдшер-акушер пункты, авыл клубы, магазин бар. Халык бер гаиләдәй тату, дус. Милли бәйрәмнәргә игътибар зур, „Шарыкйол”, „Уярня”, „Семык” кебек чаралар биредә даими үткәрелә.

Бәйрәмне оештыруда Магашлы-Алмантай халкының һәммәсе кулыннан килгәнчә ярдәм кәрсәтә. Василий Хайбуллин „Яши безнең авыл” дип исемләнгән фотокүргәзмә оештыра. Авыл тормышын төрле яклап сурәтләгән фотолар күпләрдә кызыксыну уятты. Лариса Кузьминаны авылда гына түгел, районда да оста куллы кеше буларак беләләр. Бу чарага да ул үзенең иҗат җимешләреннән күргәзмә булдыра. Авыл халкын бәйрәм уңаеннан иң тәүдә Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Резида Закирова котлады. Ул авыл тарихы һәм бүгенгесе хакында сөйләде.
„Мари ушем” җәмгыятеннән Пётр Абдулов да килде. „Агропрофи” җәмгыятенең директоры Айрат Акберов уңган хезмәткәрләргә хөрмәт йөзеннән Мактау грамоталары тапшырды. Бәйрәмдә авылның иң өлкән кешеләре дә хөрмәтләнде. Минсылу Александрова, Пакистан Байрамалова, Аймалче Фатхулинналарга махсус бүләкләр бирелде.

Бәйрәм алдыннан „Иң яхшы йорт” конкурсы оештырылган булган, Авыл бәйрәме барышында алар аерым билгеләнде. Олег Альмикаев, Мария Валиуллина, Ирина Валиуллина, Эрик Гайнетдинов, Ольга Пирияловаларның йортлары иң төзек йорт номинациясендә җиңүче дип табылды. Бәйрәм җыр-биюгә бай булды.”Ужара” фольклор, „Резылык”, „Лурсиге” бию коллективларының чыгышлары күркәмлек өстәде. Милли киемнәрдә мари халкының дәртле җырлары яңгырады, күмәк биюләре башкарылды. Авыл бәйрәменә биредә үсеп, әлеге вакытта төрле тарафларда яшәгән кешеләр килде. Калтасыдан шагыйрә Римма Баязитова чакырылды, ул үзенең китабын биредә көн күрүчеләргә бүләк итте. Район мәдәният сарае хезмәткәрләренең чыгышы да ямь өстәде. Магашлы-Алмантайлылар бу көнне бер-берсе белән аралашып, күңел ачты.