Кышкылыкка борщ әзерлибезме?

25 Август, 2017 - 11:41

Кышын, ашыгыч вакытта, тиз генә пешереп җибәрү өчен бүген үк борщ әзерләп куярга була. Гади генә рецепт тәкъдим итмәкчебез:

Моның өчен безгә өч-дүрт лавр яфрагы, ике кг чөгендер, бер кг кишер, бер кг суган, бер кг кәбестә, ике кг помидор, бер тырнак сарымсак, ярты стакан көнбагыш мае, ике аш кашыгы тоз, 10 бөртек кара борыч, ике аш кашыгы шикәр, ике аша кашыгы аш серкәсе кирәк булачак.

Чөгендер белән кишер эре кыргычтан үткәрелә. Кәбестә һәм суган саламлап турала, помидор ит үткәргеч аша тарттырыла. Соңыннан барлык ингредиентларны бергә кушып, тоз, шикәр, борыч, лавр яфрагы салып, 25 минут кайнатырга кирәк. Борщны уттан алыр алдыннан туралган сарымсак һәм серкә өстәргә кирәк. Стерильләнгән банкаларга салып, тимер капкачлар менән ябып сакларга.

Ашларыгыз тәмле булсын!