Көнтүгеш авылы урам юллары йөрерлек хәлгә китерелә!

24 Август, 2017 - 10:12

Иванай — Көнтүгеш — Штәнде юлының Көнтүгеш авылының Ленин, Маркс, урамнарыннан үткән өлеше сезон алышынган айларда йөри алмаслык баткакка әйләнә иде.

Район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин белдерүенчә, узган елда көнтүгешләр бу проблеманы күтәреп район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Ә район җитәкчелеге, үз чиратында, 2017 елда аны хәл итү юлын табарга вәгъдә биргән. Вәгъдә — иман, диләр. Ниһаять, быел август аенда Көнтүгештә районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре эш башлады.

Юл мастеры Алмаз Абдуллин җитәкчелегендәге бригада ир-егетләре олы юлның авыл эченнән үткән 1,3 километр өлешенә таш катнаш балчык түшәде. Идарәнең КамАЗ автомобильләрен хезмәтләндергән Фәнил Садртдинов, Мәдехәт Гыйләҗев, Айрат Шәехов, Роберт Хәсәнов, Булат Әхмәтшиннар карьер белән юл арасында өлгер булдылар. Карьердан китереп бушатылган ташлы балчыкны Азиф Вәлиәхмәтов үзйөрешле автогрейдеры белән таратып торды. Т-150 тракторына агрегатланган тагылмалы катокта Илшат Әхтәриев таратылган балчыкынң ташын ваткалып тыгызлады. Әзер юл полотносы өстенә Агыйдел комы түшәлде.

—Безнең эшчәннәр бу урамнар авыл, район халкына озак еллар хезмәт итсен өчен тырыша. Юлсызлыктан интегеп яшәгән халыкны борчыган проблема хәл ителсә иде. Әле юлга (урамнар читенә) өлешләтә канаулар ярылды, чистартылды. Берничә көннән экскаваторчы Мөдәрис Кадыйров ярдәмендә кирәк урыннарда тагын да канаулар эшләнәчәк, — дип эш барышы белән таныштырды безне идарәнең баш инженеры Рамил Гыйльмияров.

Без юл эшчәннәренең эше белән таншыкан арада Көнтүгешкә район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин да килеп җитте.

—Юлның нигезе сыйфатына җиткереп эшләнде. Ныклы таш салып ныгытылды. Өстенә ком түшәлде. Ремонтланган юл авылларның тергезелүенә бер адым булса иде, — дип җылы теләкләрен уртаклашты Шамил Мөккамил улы.

Авыл эченнән үткән урамнарга таш түшәлеп җиңел машиналарга үтү кыенлашкан көннәрдә Көнтүгешне читләп үтә торган юлны грейдер ярдәмендә тигезләп шул юлдан йөреп торуны тәэмин иткәннәр.
Ун көн дәвамында эшләде юлчылар Көнтүгеш авылында. Авылның Зорге, Есенин урамнарында да 300 метр арада шундый ук ремонт эшләре башкардылар.

Көнтүгеш авылы халкы да юллы булуына бик сөенә.

—Ниһаять, безнең урамнар да йөрерлек хәлгә китерелә. Озакка сузылган явымнар вакытында элеккечә изелеп, җәфа чикмәсәк иде. Көнтүгеш, Янтимер, Яңа Уразай авыллары халкын борчыган проблеманы хәл итүгә ярдәм күрсәткән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка рәхмәтлебез. Үзе дә килеп юл ремонты белән танышып торды.
Эшендә уңышлар телибез. Киләчәктә авылның барлык урамнары да ныгытылсын иде, — ди көнтүгешләр.

Көнтүгеш җирле хакимияте башлыгы Риф Миннегалин әйтүенчә, Көнтүгеш авылының Ленин, Маркс урамнары юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең юлларны тоту максатына каралган акчалары исәбенә, ә Есенин, Зорге урамнары һәм Янтимер авылының Үзәк, Тынычлык урамнарының өлеше (300 метр арасы) авыл җирлеге бюджетында каралган акчалар исәбенә башкарылган.


Аида ХӘЙРТДИНОВА.