Ун команда арасында балтачлылар — икенче

23 Август, 2017 - 15:34

Агыйдел шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге спорт фестивале оештырылды. Бу фестивальдә 10 районның спортчылары көч сынашты. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылардан тупланган Балтач командасы спортның биш төре буенча ярышып, икенче урынга лаек булды.

2002-2004 елларда туган Балтач яшүсмерләре Әлшәй, Бакалы, Борай, Гафури, Иглин, Шаран, Краснокама, Бишбүләк, Илеш районнары спортчылары белән көч сынашты. Волейбол буенча безнең район данын яклап Лиана Закирҗанова, Ильзида Гатина, Светлана Гыйззәтуллина, Зилә Әрзәгытдинова, Эльвина Җиһангирова, Амалия Субышева, Надежда Апкадировалар чыгыш ясады. Тренер Айрат Садыйковта тәрбияләнүчеләр зур бәйгедә югалып калмады, 10 команда арасында дүртенче урынга чыкты.

Өстәл теннисы буенча да күрсәткечләребез югары. Тренер Оксана Йосыпова тәрбияләнүчеләре Линар Шәрипов, Радим Шәйхәттәров, Айгөл Хәбибуллиналар 10 команда арасында икенче урын алуга ирештеләр.

Интеллектуаль уен төрләрендә дә урыннарыбыз горурланырлык. Тренер Фәнгать Гәрәев тәрбияләнүчеләре яхшы күрсәткечләргә иреште. Шашка буенча ярышларда балтачлылар Илдар Кәримов, Заһит Ихсанов, Алина Фатыйховалар икенче урынга лаек булдылар. Шахматчылар исә Айнур Айдарбеков, Илнар Фәйзуллин, Ләйсән Сафетдиновалар өченче урын белән билгеләнделәр.

Фестивальда безнең көрәшчеләр үзләрен иң көчлесе итеп танытты. Тренерлар Рәшит Карамов, Ирек Камалов тәрбияләнүчеләре Павел Манафов, Ильяс Низаев, Илназ Шайбәков, Айдар Шәгаепов, Денис Каляевлар беренче урын алуга иреште.

Биш спорт төре буенча Балтач районының җыелма командасы икенче урынга чыкты, Кубок һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мондый җиңүләрдән соң аларга бары тик „Афәрин, балтачлылар!” диясе генә кала.