Авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән вәкаләтләрен туктаткан

23 Август, 2017 - 10:15

Уфа районының Дмитриевский җирлеге башлыгы үз теләге белән вәкаләтләрен туктаткан. Республика Прокуратурасы күрсәтмәсе белән депутатлар аның отставкасы турында карар кабул иткән.

Эш шунда, күзәтчелек ведомствосы җирлек башлыгы эшчәнлегендә коррупциягә каршы законлылыкны тупас бозуларны ачыклаган.

2016 елда җирлек башлыгы үз улының Дмитриевка авылында 16 сутый җир участогы бүлүне сораган гаризасын карый һәм күренеп торган законсыз карар чыгара. Махсус рәвештә гаризасын канәгатьләндерми, кире кага, ә улы судка мөрәҗәгать иткәннән соң аның иск таләпләрен таный һәм шушы җир участогын арендага бирә.

Аннан тыш, депутат киявенең әнисенә — электән Эчке эшләр органнарында эшләгән кешегә 23 гектардан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогын өлешләтә милеккә бирә.

Республика Прокуратурасы Авыл җирлеге советына мунициапль берлек башлыгы вәкаләтләреннән мәхрүм итү турындагы мәсьәләне таләп иткән гариза кертә.

Чыганак: «Башинформ" агентлыгы.