ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР „ВЕЛОДЕВИЧНИК” ТА ҮЗЛӘРЕН СЫНАДЫ

22 Август, 2017 - 17:20

22 август көнне Сабантуй мәйданында өченче тапкыр безнең районда „Велодевичник” бәйгесе оештырылды. Ярышларда 11 оешмадан һәм 15 авыл биләмәсеннән 70тән артык гүзәл зат катнашты. Өч яшь категориясендә иң җитез һәм тиз итеп велосипед йөртүче хатын-кызлар ачыкланды.

Бәйге Русия дәүләт флагы көнендә үткәрелде. Велосипедта йөрүчеләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район хатын-кызлар советы рәисе Лилия Хөсәеновалар сәламләде.
Ярышта катнашучылар арасында иң өлкәненә 1 айдан 69 яшь тула. Ул Иске Балтач авлында яшәүче Хәмдия Мөхәмәдиева. Үзен белә башлаганнан алып ике тәгәрмәчле транспортта йөри ул. Район үзәгеннән Флүрә Сафина да 8нче сыйныфны тәмамлау белән велосипедта йөргәнен бәян итте. Тушкырдан 56 яшьлек Хәппә Усманова, Сәйтәктән Нэлля Шакирова велосипедта йөрүнең никадәр файдалы булуын еллар дәвамында үзләрендә сынаган.
Ярышта катнашучылар 500 метр аралыкны үтүдә көч сынаштылар. Көн кояшлы. Бәйгедә катнашучыларның да кәефләре күтәренке. Быел беркем дә диярлек трассада каушап калмады, егылу, имгәнүләр булмады.

Унсигез яшьтән 30 яшькә кадәр категориядә Богдан авылынның Руфина Солтановага җитүче булмады. Аңардан азга гына калышып финишка Штәнде авылыннан Алия Ахмерова килде. Югары Карыштан Элина Мәрванова өченче урын яулады.

Утыз бер яшьтән алып 45 яшькә кадәргә категориядә беренчелек Шәвьяды авылыннан Гөлнара Вәлиевада. Икенче урынны Югары Карыштан Руфина Йосыпова алды. Өченче призлы урынга Нөркәдән Рина Низамутдинова чыкты.

Кырык алты яшьтә өлкәнрәкләр арасында абсолют җиңүче Сәйтәк авылыннан Нэлля Шакирова булды. Түбән Сикияздан Диләрә Әхкәмова икенче урынга лаек булды. Иске Балтачтан Кадрия Әюпова өченче урын белән бүләкленде. Чараның иң өлкән катнашучысына Хәмдия Мөхәмәдиевага махсус бүләк тапшырылды.