Кышкылыкка солянка рецепты

22 Август, 2017 - 15:40

Көннәр кояшлы, матур. Бакчаларда яшелчәләр өлгерә. Помидор уңышына фитофтора зыян китергән хуҗабикәләргә дә борчылырга урын юк. Кибетләрдә сезон вакытында помидорны кирәк күләмдә арзан гына бәягә сатып алырга була.

Шуны истә тотып, кышкылыкка гади генә солянка рецепты тәкъдим итәргә булдык.

Моның өчен безгә:

3 кг кәбестә
2шәр кг суган, кишер һәм помидор
3-4 лавр яфрагы
500 мл үсемлек мае
2 аш кашыгы тоз
1әр аш кашыгы шикәр комы һәм уксус
1 чәй калагы түгәрәк борыч кирәк булачак.

Кәбестәне саламлап турыйбыз. Кишерне юабыз, зур тишекле угыч аша уабыз.Суганны чистартабыз һәм ярымбоҗралап турыйбыз. Помидорны кайнар су белән пешекләп, кабыгын салдырабыз. Кисәкләп турыйбыз. Яшелчәләрне кәстрүлгә салабыз, шикәр комы, тоз, май,салып яхшылап болгатабыз һәм ике сәгать кайнатабыз. Иң соңыннан лавр яфрагы, уксус, борыч салып болгатабыз һәм стериль банкаларга тутырып капкач ябабыз.

Солянкагыз тәмле булсын!