Беренче октябрьгә Танып елгасы аша күпер төзелешен тәмамлау брычы куелды

22 Август, 2017 - 11:11

Иске Балтач — Күзәй юлында Танып елгасы аша күпер төзелеше мәсьәләләре тикшерелгән техник киңәшмәдә төзелеш эшләрен беренче октябрьгә тәмамлау бурычы куелды.

Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, икътисад, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча аның урынбасары Шамил Әхмәдуллин, район Хакимиятенең бүлек начальнигы — архитектура, төзелеш, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге баш архитекторы Илдар Җиһангиров, район Хакимиятенең баш белгече Рәфил Зарипов; республика Авыл хуҗалыгыннан министр урынбасары Юрий Лысов, авыл территорияләрен үстерү бүлеге начальнигы Рәфис Зәйнүков; республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитетыннан: рәис урынбасары Марат Ишмөхәмәтов, юл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген координацияләү бүлеге начальнигы Азамат Тукаев; төзелеш һәм торак күзәтчелеге дәүләт комитетыннан вәкил Владимир Бучковский, шулай ук юл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Әбделмәҗитов, производство мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Азат Хафизов, эшләрнең сыйфатына контрольлек итү һәм кабул итү бүлеге белгече Мария Селиванова; „Мостостроительная компания – Уфа” җәмгыяте директоры урынбасары Олег Нигъмәтуллин, субподряд оешмадан „РемСтройСервис” җәмгыяте директоры Вил Шафиков, проектлау оешмасыннан „Ватан плюс” проект-конструкторлык бюросы вәкиле Ринат Кәримов катнашты.

Киңәшмәнең көн тәртибендә районның Күзәй авылына автомобиль юлы төзелеше объектында төзелеш барышындагы проблемалар турындагы мәсьәлә каралды.

2016 елның февраль аенда Күзәй авылына Танып елгасы аша күпер төзелеше буенча 106 млн. сумга контракт төзелгән, узган җәйдә төзелеш башланган иде. Бүгенге көнгә шул акчаның 52 млн. сумы үзләштерелгән. Район үзәге Иске Балтач авылына әлеге вакытта 23 километр ара үтеп Шәвьяды авылы аша урау юлдан йөргән күзәйлеләр, бу объект төзелеп файдалануга тапшырылса, Иске Яхшый авылына, 4,46 километр ара үтеп Иске Балтачка туры юлдан килә алырлар иде.

Әлеге вакытта күпернең ике ягыннан 3,5 километр озынлыкта юл полотносы эшләнгән. Елганың аръягындагы урман участогы киселгән. Әзер юл полотносына вак таш һәм ком түшисе калган. Ә күпер төзелеше тоткарланган. Моның сәбәбе нидә соң?

Беренчедән, язгы айларда, җәй башында явымнар күп булды. Явым-төшем вакытында полотноны тыгызлау һәм өстенә вак таш түшәү өчен куәтле техника кертеп булмый. Шул сәбәпле, вак таш түшәү вакыты кичектерелә. Җир юеш вакытта урман участогына техника кертү авырлаша. Күпернең өченче терәве су эчендә булу сәбәпле, елга уртасында мәйданчык эшләргә кирәк. Мәйданчыкка китерелгән балчык, су күтәрелү сәбәпле, агым белән юылып, мәйданчык булдыру мөмкинлеген чикли. Явымнар кимегәч, елга суы ярларына кайткач кына мәйданчык эшләнә һәм әлеге вакытта терәү урнаштырыла. Икенчедән, контракт төзегәннән соң материалларга бәяләр арткан. Һәм, сметада каралмаган эшләр килеп чыккан. Дөресрәге: җир асты геологиясе дөрес проектланмаган. Белгечләр белдерүенчә, күпернең терәкләрен урнаштыру өчен ныклы җир катламы, гравийлы грунт булуы кирәк. Ә чынында андый терәкне урнаштыру тирәнлегендә балчык катламы килеп чыккан. Свайларны урнаштыру өчен проектта каралганнан күпкә тирәнрәк борауларга кирәк булган һәм бу мәшәкатьләр, проектка төзәтмәләр кертүгә сәбәпче булган, проектта каралган сумманың кыйммәтләнүенә һәм эш барышының озаюына китергән. Өченчедән, Урман хуҗалыгы министрлыгыннан урманны кисүгә рөхсәт алу озайлы вакыт таләп иткән. Ә рөхсәтне алмый, билгеле, урманны кисеп булмый.

Киңәшмә барышында шушы нечкәлекләр җентекләп тикшерелеп анализланды һәм Марат Ишмөхәмәтов төзелеш бәясенең кыйммәтләнүенә карамастан, Федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчаларны тулысынча үзләштерү, объектны 1 октябрьгә төзеп бетерү бурычын куйды.

Киңәшмәдә эшләрнең проект бәясенең 10 процент күләмендә кыйммәтләнүен техник советның протоколы белән рәсмиләштерергә тәкъдим ителде.

Киңәшмәнең соңында карар кабул ителде. Анда объект төзелешен агымдагы елның беренче октябренә тәмамларга, район Хакимиятенә республиканың юл хуҗалыгы идарәлеге учреждениесе белән берлектә контракт бәясеннән 10 процентка якын чиктә кыйммәтләнү эшләренә өстәмә смета карарга һәм заказчы белән подрядчы арасында шул хакта өстәмә килешү төзергә кирәклеге әйтелде.

Көннең икенче яртысында республика Авыл хуҗалыгыннан министр урынбасары Юрий Лысов, авыл территорияләрен үстерү бүлеге начальнигы Рәфис Зәйнүков Штәнде авылындагы суүткәргеч төзелеше һәм район үзәге Иске Балтачның „Көнбатыш” микрорайонындагы газүткәргеч төзелеше барышы белән танышты, бу максатларга бүленгән акчаларның вакытында һәм нинди күләмдә үзләштерелгәнлеге белән танышты.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.