Спортны үстерүгә этәргеч бирүчеләр әңгәмәләште

18 Август, 2017 - 16:48

Бүген район Хакимиятенең утырышлар залында физик тәрбия, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлары катнашлыгында район семинары үтте. Яшь буынны спортка җәлеп итү, яңа алымнарны отышлы куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында сүз барды.Чарада район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадралар буенча урынбасары Фирдәвес Рәхимов катнашты.

„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов ГТОга әзерлек эшләре хакында сүз алып барды. Киләчәктә мәктәпләргә барып ГТО нормаларын алуны гамәлгә кертергә планлаштырылганлыгы хакында әйтте.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинова район спартакидаларына йомгак ясады. Район үзәгенең 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, Югары Карыш, Түбән Иванай, Иске Тимкә, Көндәшле урта мәктәпләрендә спорт буенча күрсәткечләр иң югарысы икәнлеген билгеләде.
Хоккей буенча тренер Евгений Густяков тренировкаларның методикасы, балаларны кызыксындуры өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде.

Район Хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты баш белгече Данис Шакиров безнең районда спортны үстерергә, бигрәк тә интеллектуаль спорт төрләренә өстенлек бирергә кирәклегенә басым ясады.

Чара барышында Иске Тимкә, Иске Балтач 1нче, Нөркә урта мәктәпләренең физкультура укытучылары Рөстәм Сәфәров, Ильяс Шәймөхәмәтов, Альберт Галин, „Яшьлек” физкуљльтура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов, район мәгариф бүлеге методисты Илназ Әхмәтов, районда хоккей спортын үстерүгә зур өлеш керткән Алмаз Абдуллиннарга район Хакимиятенең Мактау грамотлары тапшырылды.