Флүрә Сафина — „Династия”нең бүләк картасы иясе!

18 Август, 2017 - 16:33

Сайтыбызда алдан хәбәр итүебезчә, бүген „Династия” медицина профилактикалау үзәген ачу тантанасы көнендә атна дәвамында үткәрелгән хезмәтләрнең чеклары буенча лотерея уйнатылды. Бу чарада катнашкан балтачлылар бик күп файдалы призлар отты.

Ә төп приз — „Династия”нең бүләк картасы Иске Балтач авылында яшәүе Флүрә Сафинага чыкты.

—Бу хәлгә бик шатмын. Мондый үзәкнең ачылуы һәр балтачлы өчен зур куаныч, дип саныйм. Үзәк район дәваханәсендә белгечләргә һәрвакыт чират зур. „Династия” үзәге уңышлы эшләр һәм халыкка озак еллар дәвамында хезмәт итәр, ди ышанам һәм аның хуҗаларына, биредә көч салачак персоналга иң зур байлык — сәламәтлек телим, — ди Флүрә Сафина.