Республикада беренче профилактикалау медицина үзәге Балтачта ачылды

18 Август, 2017 - 15:51

Бүген, 18 август көнне балтачлылар тормышында истәлекле вакыйга булды — район үзәге Иске Балтачта „Династия” профилактикалау медицина үзәге ишекләрен ачты.

Медицина өлкәсендә 25 елдан артык гомер райондашларына игелекле хезмәт күрсәткән Лилия һәм Илмир Кагировлар инициативасы белән үзәк ачылу шатлыгын уртаклашырга район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, республиканың Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды директоры урынбасары, райондашыбыз Любовь Зуева, районның Почетлы гражданины, хезмәт ветераны Гафурьян Фәтхуллин уртаклашты.

Любовь Петровна белдерүенчә, республикада бүгенге көндә кырыктан артык шәхси медицина клиникасы исәпләнә. Шулар арасында Балтач җирендә ачылган „Династия” үзәге — профилактикалау юнәлешендә эшләячәк беренче үзәк.

Һәр чыгыш ясаучы династиялеләрне истәлекле көн уңаеннан ихлас тәбрикләде һәм җылы теләкләрен юллады.

Үзәк директоры Лилия Кагирова да кунакларга һәм райондашларга мөрәҗәгать итеп:

—Һәр кеше сәламәт булырга тиеш. Альтернатив медицина — вакыт таләбе. Шуңа күрә дә без шушы адымга атладык. Безгә һәр хезмәткәр, һәр вак-төяк мөһим. Пациентларыбызга заман таләпләренә җавап бирерлек, сыйфатлы медицина хезмәтләре үткәрербез, — диде.

Фирдәвис Рәхимов, Гафурьян Фәтхуллин, Любовь Зуева һәм Лилия Кагирова ал тасманы кисте. Кунаклар үзәккә үтеп, биредәге шартлар, мөмкинлекләр белән танышты. Ә бинаның алдында тантанага җыелган халык өчен 9 август көненнән башлап үткәрелгән хезмәтләрнең чеклары буенча лотерея уйнатылды. Төп приз — „Династия”нең бүләк картасы Иске Балтач авылында яшәүе Флүрә Сафинага чыкты.

Кагировларның үзәкне „Династия” дип атавы очраклы түгел. Бу гаиләнең ике ягыннан уннан артык кеше табиб һәм урта медицина хезмәткәре белгечлеген сайлап озак еллар дәвамында туган районнарында халыкка игелекле хезмәт салган һәм сала.

Тантананы районыбызның йөзек кашы — район мәдәният сарае каршындагы Камилә Халикова җитәкләгән „Җидегән чишмә” Халык фольклор ансамбле хатын-кызларының чыгышы бизәде.