Көнтүгеш авылының урам юллары ремонтлана

18 Август, 2017 - 14:45

Көнтүгеш авылының Ленин һәм Маркс урамнары авыл халкы өчен генә түгел, күрше Янтимер, Яңа Уразай авыллары халкы өчен дә әһәмиятле. Чөнки бу авылларга юл шушы урамнар аша үтә.

Сезон алышынган мәлләрдә, җәйге койма яңгырларда авыл урамнары баткакка әйләнеп йөри алмаслык хәлгә килә. Шушы көннәрдә районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре әлеге урамнарга ташлы ак балчык түшәде.

Көнтүгеш авыл җирлеге башлыгы Риф Миннегалин:

—Хәзер бу урамнарны тигезлисе һәм катоклыйсы калды. Аннары юл эшчәннәре ком түшәячәк, — дип эш барышы белән таныштырды.