Колледж авыл хуҗалыгы өчен һөнәрманнар әзерли

18 Август, 2017 - 10:07

Иске Балтачтагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы яңа уку елына яхшы әзерлек белән килә.

Моны педагогларның август киңәшмәсе көнендә уку йорты хезмәткәрләренең кәефеннән һәм бердәмлегеннән дә күрергә була иде. Уку йорты укучылары тәкъдим иткән күргәзмә янында киңәшмәдә катаншучылар аерым тукталды һәм биредә белем алучыларның иҗат эшләре белән танышты.

Колледж авыл хуҗалыгы өчен һөнәр ияләре әзерли. Күргәзмәне тәкъдим иткән икенче курс укучысы Альбина Нурмөхәмәдова, мәсәлән, Тутагач авылыннан. Пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерәчәк кыз тугызынчы сыйныфтан соң ярый бирегә килгәнмен, дип сөенә.

—Үзем сайлаган профиль преподавателе Лариса Хәтмуллина, производствога өйрәтү мастерыбыз Эльза Нуриева, сыйныф җитәкчебез Миләүшә Исмәгыйлова укыту белән беррәттән безне тормышка да әзерлиләр. Теориядә үзләштергән белемебезне практикада ныгытабыз. Бүгенге күргәзмә тулысы белән үзебез җитештергән продукциядән тора. Традицион бавырсактан алып, вак бәлеш, урама, кош теле, пироженое һәм башка милли ризыклар һәр табынны бизи һәм яратып кабул ителә, — ди уку алдынгысы Альбина.

Егетләр өчен дә тиешле база булдырылган. Киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерәчәк Илмир Сәетов — Иске Тимкә авылы егете. Ул да икенче курска күчкән.

—Биредә уку бик ошый. Һөнәрне аңлы рәвештә үзем сайладым. Гомум торакта яшим. Яшәү бушлай. Уңайлыклар булдырылган. Җылы су краннан ага, душ кабинасы, бина эчендә бәрдәф кабиналары ураншиырылуы, IP телевидение булуы, кичләрен төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бик ошый, — дип уку йортындагы мөмкинлекләрдән риза булуын белдерде егет әңгәмәләшкән минутларда.

Егетләрнең профильле преподавательләре Фидан Риянов та фикерен уртаклашты:

—Соңгы елларда безгә техник яктан кызыксынучан яшьләр килә. Андый егетләр белән эшләве бик рәхәт.