Яшь ун белгеч Балтачның укытучылар корпусын тулыландырды!

17 Август, 2017 - 16:44

Район педагогларының август киңәшмәсе көнендә белгеч булып өлгереп туган якларына кайткан яшь мөгаллим һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләү матур традиция төсен алды. Быел районның укытучылар корпусын ун яшь белгеч тулыландырды.

Дистәләрчә ел мәктәп сукмагыннан атлаган, йөзләрчә баланы төпле белем белән коралландырган, быел хаклы ялга туктаган хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннарының осталык, тәҗрибә һәм энергиясе яңа хезмәт юлын башлаган яшь педагогларга бик кирәк. Ә Белем көнен түземсезлек белән көткән балалар яшь, энергияле, кайнар йөрәкле яшь укытучыларны көтә.

Инде Башкорт дәүләт университетын һәм аның филиалларын тәмамлап районыбызның мәгариф учреждениеләренә эшкә кайткан яшь белгечләр белән якыннан танышыйк:

Альмира Әүхатова, Шәвъяды гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытачак. БДУның Нефтекама филиалын тәмамлаган.

Илвина Гәрәева, Сәйтәк урта мәктәбендә җәмгыятьне өйрәнү укытучысы сыйфатында хезмәт юлын башлый. БДУның тарих факультетын тәмамлаган.

Алсу Зиннәтуллина, Асавка гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытачак. БДУның Бөре филиалын тәмамлаган.

Алия Искакова, Түбән Сикияз урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында хезмәт юлын башлый. БДУның филология факультетын тәмамлаган.

Светлана Минаева, Мата авылындагы „Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе. БДУның Бөре филиалын тәмамлаган.

Рәлизә Садыкова, Тутагач авылындагы „Улыбка” балалар бакчасы тәрбиячесе. БДУның Бөре филиалының социаль-гуманитар факультетын тәмамлаган.

Инзилә Сафина, Сәйтәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытачак. БДУның Бөре филиалын тәмамлаган.

Ленара Таепова, Асавка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. БДУның Бөре филиалын тәмамлаган.

Миләүшә Хәмидуллина, Түбән Сикияз урта мәктәбендә белем бирәчәк. БДУның тарих факультетын тәмамлаган.

Гузәл Шакирова, Асавка мәктәбендә инглиз теленнән укытачак. БДУның Бөре филиалын тәмамлаган.

Яшь педагогларга тырыш, яхшы укучылар, җылы карашлы хезмәттәшләр, хезмәт уңышлары телик.